Ливия
|
Байрак
| |
| Башкала | Триполи |
|---|---|
| Халык саны | 6 678 567 (2018) |
| Нигезләнгән | 15 август 1551, 2 март 1977, 1 сентябрь 1969, 24 декабрь 1951 |
| Сәгать кушагы | UTC+02:00, Көнчыгыш Аурупа вакыты |
| Рәсми тел | гарәп теле |
| География | |
| Мәйдан | 1,759,541 км² |
| Координатлар | 27°N 17°E |
| Дәүләт башлыгы | Мухаммед аль-Менфи |
| Хөкүмәт башлыгы | Абдель Хамид Дбейба |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | Ливия динары |
| Эшсезлек дәрәҗәсе | 19% (2014)[1] |
| КПҮИ | 0.718 (2021)[2] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | уң[3] |
| Телефон коды | +218 |
| ISO 3166-1 коды | LY |
| ХОК коды | LBA |
| Интернет домены | .ly |
Ли́вия (гарәпчә ليبيا) — Төньяк Африкада, Урта диңгез ярында урнашкан дәүләт, Мәгърибнең иң көнчыгыш иле.
Мәйданы 1 759 540 км², шуның 90 % чүлләр алып тора. Ливия – мәйданы буенча Африкада дүртенче, дөньяда 17 нче ил. Башкалада, Триполида, 6, 3 миллион ливиялеләрнең 1,7 миллионы яши. Ливия традиция буенча, 3 өлешкә бүленә: Триполитания (көнбатыш), Киренаика (көнчыгыш) һәм Феззан (көньяк). Ливия байрагы —яшел төстә, бернинди сурәтсез.
Тәкъвим — ислам тәкъвиме, җәйге һәм кышкы вакытка күчеш юк.
Көнбатышта ил Алжир белән, төньяк-көнбатышта Тунис белән, көньякта Чад һәм Нигер, көньяк-көнчыгышта Судан, көнчыгышта Мисыр белән чиктәш. Ливиянең төнья чиген Урта диңгез юа.
Яр линиясе – 1770 км, Урта диңгез Африка илләре арасында иң зурысы. Урта диңгезнең Ливиягә якын өлешен Ливия диңгезе дип атыйлар. Климат, гадәттә, коры чүл климаты, диңгез буйларында йомшак Урта диңгез климаты, ә Бенгази районында – илнең көнчыгышында – дымлы. Тузан бураннары- сирокко еш. 1922 елда Әл-Газизия шәһәрендә 57, 8 0С (136, 0 оF) температурасы — Җирдә иң зур температура теркәлә.
Дин
Ливиядә ислам ― дәүләт дине. Коръән ― Ливиядәге законнарның нигезе. Ил халкының (7 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ислам динен тота, 2,7 % ы ― христианнар (Копт православие, католик, англикан чиркәүләре тарафдарлары), 0,3 % ы ― башка диннәр тарафдарлары. Ливия мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр[4]. Аз санлы Әхмәдия, шигый, гыйбадия агымнары вәкилләре бар [5] [6][7].
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Chivvis, Christopher S.; Martini, Jeffrey (18 March 2014). Libya After Qaddafi: Lessons and Implications for the Future. Rand Corporation. p. 49. . https://books.google.com/books?id=PUAkAwAAQBAJ&pg=PA49. Retrieved 30 December 2018.
- ↑ Pakistani Ahmedis Held (January 16, 2013).
- ↑ Minority Muslim Groups. Islamopedia Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2016. Архивировано 15 апрель 2016 года.
- ↑ Pakistani Ahmedis Held (16 January 2013).