Мәгъриб
Күренеш

Мәгъриб (гарәп. المغرب әл-Мәгъриб «көнбатыш» мәгънәсендә) — Мисырдан көнбатышта урнашкан дәүләтләрнең гомуми атамасы. Төшенчә гарәп яулап алулары заманнарында килеп чыга. Бүгенге көндә мәгъриб илләренә Мавритания, Көнбатыш Сахра, Марокко, Алжир, Тунис һәм Ливия керә. Урта гасырларда мәгърибкә шулай ук мөселманнар яшәгән Әндәлүс (бүгенге Испания) һәм Гарәп хәлифәлегенең башка биләмәләре дә (Сицилия, Сардиния, Балеар утраулары) кертелә.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |