Эчтәлеккә күчү

Көньяк Судан

Мегавики проектыннан

Көньяк Судан Җөмһүрияте
илтамгасы
Байрак Илтамга
милли гимны
Бәйсезлек көне 2011 елның 9 июле
Рәсми телләр инглиз
Башкала Джуба
Идарә итү формасы Республика
Президент Салва Киир
Мәйдан
• Барлыгы

619 745 км²
Халык саны
• Бәя
• Халык тыгызлыгы

  • ▲12 575 714 кеше (2017)[1]

КПҮИ  0,385[2] 
Акча берәмлеге Көньяк Судан фунты
Интернет-домен .ss
ISO коды SS
ХОК коды SSD
Телефон коды +211[3]
Сәгать кушаклары UTC+02:00[4] һәм Africa/Juba[d][5]

Көньяк Судан (ингл. South Sudan, гарәп. جنوب السودان‎ җәнүб әл-сүдан) — Африкада урнашкан дәүләт. Башкаласы — Җүба. 2011 елның 9 июленнән бирле бәйсез дәүләт статусына ия.

Көнчыгышта Эфиопия, көньякта Кения, Уганда һәм КДҖ, көнбатышта Үзәк Африка Җөмһүрияте, төньякта Судан белән чиктәш. Мәйданы — 619 745 км².

Тарих

Әлеге җирлектә колонизация фәкать 19 гасырда гына башлана. Европа монда элек-электән христианлашу сәясәтен алып барган.

2011 ел гыйнварында Көньяк Суданда бәйсезлек турында референдум узган[6]. Тавыш бирүдә катнашканнарның 99% төбәкнең бәйсезлеген яклап чыккан[7]. 2011 елның 9 июлендә илнең рәсми бәйсезлеге игълан ителгән.

Көньяк Судан бәйсезлеген Судан, Алмания, Мисыр, Кения, Кытай, Бөекбритания, Төркия, Италия, АКШ, Канада, Австралия, Япония, Италия, Ирландия, КАҖ, Швеция, Россия һәм башка, барлыгы 50 дән артык дәүләт таныды.

Искәрмәләр

Сылтамалар