Эчтәлеккә күчү

Сейшел утраулары

Мегавики проектыннан
Сейшел утраулары
Байрак
Илтамга
Шигарь The End Crowns the Work Edit this on Wikidata
Башкала Виктория
Халык саны 95 843 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 29 июнь 1976 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+04:00
Рәсми тел француз теле, инглиз теле
География
Мәйдан 459.0 км²
Координатлар 7.1°S 52.76667°E Edit this on Wikidata
Дәүләт башлыгы Уовел Рамкалаван
Хөкүмәт башлыгы Уовел Рамкалаван
Икътисад
Акча берәмлеге сейшел рупиясе
КПҮИ 0.785 (2021)[1]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[2]
Телефон коды +248
ISO 3166-1 коды SC
ХОК коды SEY
Интернет домены .sc


Сейше́л утраулары (фр. République des Seychelles, ингл. Republic of Seychelles, сейш. Repiblik Sesel) — Һинд океанының көнбатыш өлешендә, экватордан бераз көньякка таба урнашкан утрау-дәүләт. Җөмһүрият эченә 100 утрау керә, аларның нибары 33дә генә кеше яши.

Дәүләтнең мәйданы — 455 км². Иң зур утрау — Маэ (142 км²). Шул утрауда дәүләтнең башкаласы һәм халыкара һава аланы урнаша. Башка зур утраулар — Силуэт, Праслен, Ла-Диг. Шулай ук дәүләт эченә күп кечкенә коралл утраулары керә.

Халык саны — 88 мең кеше (2010). Этник яктан биредә франк-африкан мулатлары, шулай ук аурупалылар, негрлар, һиндлар, кытайлар, гарәпләр яши. Католиклар халыкның 82,3 %-ын тәшкил итә. Мөселманнар саны — 1,1 %.

Тарих

Беренче тапкыр Сейшел утрауларына кергән Амирант утрауларын Васко да Гама 1502 елда билгели. Якынча шул ук вакытта португал харита белгечләре Маэ утравын теркиләр. Утрауга IX-X гасырларда гарәп диңгезчеләренең килүләре дә билгеле.

Аурупалылардан утрауга беренче булып инглизләр килеп төшә. 1609 елда бирегә махсус экспедиция оештырыла. Утраудагы даими торак пунктларын исә французлар нигезли: 1756 елдан биредә плантацияләр ясый башлыйлар. Шушы вакытта утрауларга Франция финанс министры исеме бирелә — Моро де Сейшел.

Французлар утрауларга Мадагаскар һәм Көнчыгыш Африкадан колларны алып килә башлыйлар. 1794 елда архипелагны Британия яулый. 1814 елгы Париж килешүе нигезендә Сейшел утраулары рәсми төстә Бөекбритания җире дип таныла.

1976 елда Бөекбритания утрауларга рәсми бәйсезлек бирә.

Дин

Христианнар – ил халкының (98,5 мең, 2020 елга) 89,2 % ын тәшкил итә, ш.и. католиклар – 76,2 %, англикан чиркәве тарафдарлары – 6,1 %, җиденче көн адвентистлары – 1,1 %, башка христианнар – 3,4 %. Һинд дине тарафдарлары – 2,4 %, башка христиан булмаган диннәргә табынучылар – 1,5 %, атеистлар – 2,1 % [3].

Хәзерге вакытта утрауларда мөселман халкының өлеше ― 1,6 %. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, утрауларда 1459 мөселман исәпләнә [4].

Фотосурәтләр

Искәрмәләр

  1. ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
  2. ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
  3. ↑ Archived copy. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2015. Архивировано 14 май 2014 года.
  4. ↑ Archived copy. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2013. Архивировано 14 май 2014 года.

Сылтамалар