Бурунди
|
Байрак
| |
| Шигарь | Beautiful Burundi |
|---|---|
| Башкала | Гитега |
| Халык саны | 11 530 580 (2019) |
| Нигезләнгән | 1 июль 1962 |
| Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
| Рәсми тел | Рунди (теле), француз теле, инглиз теле |
| География | |
| Мәйдан | 27,834 км² |
| Координатлар | 3.66667°S 29.81667°E |
| Дәүләт башлыгы | Эварист Ндайишимие |
| Хөкүмәт башлыгы | Буньони, Ален-Гийом |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | Бурунди франкы |
| Эшсезлек дәрәҗәсе | 7% (2014)[1] |
| КПҮИ | 0.426 (2021)[2] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
| Телефон коды | +257 |
| ISO 3166-1 коды | BI |
| ХОК коды | BDI |
| Интернет домены | .bi |
Буру́нди (рунди һәм фр. Burundi), Буру́нди Җөмһүрияте (рунди Republika y'u Burundi, фр. République du Burundi) — Үзәк Африкада урнашкан зур булмаган дәүләт, дөньяның иң фәкыйрь илләренең берсе. Төньякта Руанда, көнбатышта Конго Демократик Җөмһүрияте, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Танзания белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Көньяк-көнбатышта Танганьика күле белән чиктәш.
Бу төбәктә беренче яшәгән халык дип Тва пигмейлары фараз ителә.
Дәүләтнең бәйсезлеге 1962 елның 1 июлендә игълан ителде. Бәйсезлек көненнән соң илдә күп конфликтлар, граждан сугышы була. Соңгы елларда халыкара көчләрнең илдә булу сәбәпле дәүләттә чагыштырмача тынычлык хасил итә.
Илнең мәйданы 27 830 км² тәшкил итә. Чикләр озынлыгы — 974 км. Климат күбесенчә тропик. Уртача температура 20 °C.
Административ яктан дәүләт 17 провинциягә бүленә. Алар, үз чиратында, 117 коммунага бүленә.
Халык саны — 8 856 000 кеше. 80,9 % — хуту милләтеннән, 15,6 % — тутси, 1,6 % — лингала, 1,0 % — пигмейлар. Халык саны — 323,4 кеше/км². Шәһәрләрдә халыкның 10,0 %-ы яши.
Дин
Ил халкының (11,8 млн кеше, 2020 елга) 90 % ын христианнар (католиклар – 62,1 %, протестантлар – 23,9 %) тәшкил итә. 2 – 5 % ы (305 мең кеше) [3] ― ислам тарафдарлары [4].
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
- ↑ . — ISBN 978-0-19-533770-9.
- ↑ Burundi, U.S. Department of State. 24 май 2017 тикшерелде.
Сылтамалар
- Хөкүмәтнең рәсми сайты 2008 елның 6 ноябрь көнендә архивланган. [фр.]
- Бурунди турында мәгълүматлар [ингл.]