Мозамбик
|
Байрак
| |
| Шигарь | Come to where it all started |
|---|---|
| Башкала | Мапуту |
| Халык саны | 29 668 834 (2017) |
| Нигезләнгән | 25 июнь 1975 |
| Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
| Рәсми тел | португал теле |
| География | |
| Мәйдан | 801,590 км² |
| Координатлар | 19°S 35°E |
| Дәүләт башлыгы | Ниуссе, Филипе |
| Хөкүмәт башлыгы | Adriano Maleiane |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | Мозамбик метикалы |
| Эшсезлек дәрәҗәсе | 23% (2014)[1] |
| КПҮИ | 0.446 (2021)[2] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | сул[3] |
| Телефон коды | +258 |
| ISO 3166-1 коды | MZ |
| ХОК коды | MOZ |
| Интернет домены | .mz |
Мозамбик, рәсми рәвештә Мозамбик Республикасы Африка континентының көньяк-көнчыгышында урнашкан, көнчыгышта Һинд Океаны тарафыннан юыла торган һәм төньякта Танзания белән, төньяк-көнчыгышта Малави һәм Замбия белән, көнбатышта Зимбабве белән һәм көньяк-көнбатышта Эсватини һәм Көньяк Африка Җөмһүрияте белән чиктәш дәүләт. Илнең башкаласы һәм иң зур шәһәре - Мапуту. Мозамбикның рәсми теле булып португал теле тора, ул икенче тел буларак халыкның якынча яртысы тарафыннан сөйләшелә. Иң күп сөйләшелә торган асаба телләр арасында макуа, тсонга һәм сена телләре.
Кыскача икътисади тасвирлама
Мозамбик - аграр дәүләт. Мамык, шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, тәмәке, кофе, кукуруз, маниок, арахис, сорго һ.б. үстерелә. Хайван үрчетү. Балык тоту. Күмер, бокситлар, бакыр, тантал һәм тимер рудалары чыгару.Авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү буенча предприятиеләр. Урман кисү. Экспорт: кешью чикләвекләре, мамык, шикәр, агач. Океан яр буенда пляжлар булганга күрә туризм бар. Акча берәмлеге - метисаль.
Диннәр
2007 елгы халык санын алу күрсәткәнчә, христианнар Мозамбик халкының 59,2 % ын, мөселманнар ― 17―18,9 % ын, анимизмга ышанучылар ― 7,3 % ын тәшкил иткән. 13,9 % ы дини карашларга ия булмаган[4]. Шулай ук Мозамбикта Һинд дине тарафдарлары бар.
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
- ↑ https://books.google.com/books?id=W2oaAAAAMAAJ&dq=mozambique+drive+on+left&q=%22Mozambique+one+drives+on+the+the+left%22.
- ↑ The World Factbook — Central Intelligence Agency (ингл.). www.cia.gov. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 май 2017. Архивировано 31 август 2020 года.