Кения
| |||||
| Кения милли гимны | |||||
| Бәйсезлек көне | 1963 елның 12 декабре | ||||
| Рәсми телләр | суахили, инглиз | ||||
| Башкала | Найроби | ||||
| Идарә итү формасы | Президент республикасы | ||||
| Президент Премьер-министр |
Мваи Кибаки Раила Одинга | ||||
| Мәйдан • Барлыгы |
582 650 км² | ||||
| Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
| ||||
| КПҮИ | 0,575[1] | ||||
| Акча берәмлеге | Кения шиллингы | ||||
| Интернет-домен | .ke | ||||
| ISO коды | KE | ||||
| ХОК коды | KEN | ||||
| Телефон коды | +254 | ||||
| Сәгать кушаклары | UTC+03:00 һәм Africa/Nairobi[d][2] | ||||
Ке́ния (суах. һәм ингл. Kenya), рәсми атамасы — Ке́ния Җөмһүрияте́ (суах. Jamhuri ya Kenya, ингл. Republic of Kenya) — Көнчыгыш Африкада урнашкан дәүләт. Күрше дәүләтләр арасында иң тиз үсешле булып санала. Башкаласы — Найроби шәһәре.
Дәүләт мәйданы — 582 650 км². Ул төньякта — Хәбәшстан, көнчыгышта — Сомали, көньяк-көнбатышта — Танзания, көнбатышта — Уганда, төньяк-көнбатышта Көньяк Судан илләре белән чиктәш. Гомуми дәүләт чикләренең озынлыгы 3477 км тәшкил итә. Көньяк-көнчыгышта Һинд океаны сулары белән юыла, илнең көнбатышында Виктория күле урнашкан. Илнең уртасында экватор уза.
Демография
Халык саны — 38 млн кеше. Уртача гомер озынлыгы — 58,8 ел. Этник составка килгәндә, халыкның 22 %-ы — кикуйю, 14 %-ы — лухья, 13 %-ы — луо, 12 %-ы — каленҗин, 11 %-ы камба халыклары тәшкил итә. Халыкның 22 %-ы шәһәрләрдә яши.
Рәсми телләр
Рәсми телләр булып суахили һәм инглиз теле санала, шулай ук җирле телләр дә таралган.
Дин
Дини яктан күпчелек христианнар: 45 % — протестантлар, 33 % — католиклар,
- 10-11 % — мөселманнар (80 % сөнниләр, 7 % шигыйлар, шулай ук әхмәдияләр, суфичылык вәкилләре һ. б. агымнар).
- 2010 елда Кениядә Африка җирле ышануларының 3,6 млн тарафдары яшәгән, алар халыкның 8,9 % ын тәшкил иткән.
- Бәһаи дине тарафдарларының саны 429 мең булган.
- 2010 елда барлык Һинд дине агымнары тарафдарлары саны 200 мең кеше дип бәяләнгән.
- 2010 елда яһүдиләр җәмгыяте 400 дән 2400 гә кадәр кешедән торган.
- 2010 елда Буддизм вәкилләре 350 кеше булган.
Моны да карагыз: Кениядә ислам
Административ-территориаль бүленеш
Административ-территориаль яктан Кения 8 провинция һәм 71 округтан тора. Илдә 100дән артык шәһәр бар дип исәпләнә[3]. Иң Эре шәһәрләр — Найроби (3,4 млн кеше), Момбаса (966 мең кеше), Накуру (284 мең кеше), Элдорет (269 мең кеше), Кисуму (236 мең кеше).
Фотосурәтләр
-
Найроби Җәмигъ мәчете. 1906 елда ачылган
-
Регби — Кениянең иң популяр спорт төрләренең берсе
-
20 Кения шиллингы
-
5199 метр биеклеге булган Кения тавы
-
Найроби
-
Ламу Кирмәне
-
Масаи Мара
-
Момбаса
-
Накуру шәһәре
-
Найроби
-
Малинди
-
Найваша күлләре
-
Самбуруда кояш баешы
-
Кения гепардлары, шәфәкъ вакыты
-
Момбаса
-
Кисуму
-
Чәй фермасы
-
Ламу утравы
-
Баринго күле, шәфәкъ
-
Цаво Милли паркы
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
- ↑ Kenya:largest cities and towns and statistics of their population. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2012. Архивировано 9 февраль 2013 года. [ингл.]
Сылтамалар
- Кения хөкүмәтнең рәсми сайты 2008 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.
- Кения харитасы
РУВИКИ проектының башка тел бүлекләрендә тулырак мәкалә бар: Kenya [ингл.] |