Эчтәлеккә күчү

Җибути

Мегавики проектыннан
Җибути
Байрак
Илтамга
Шигарь Unity, Equality, Peace Edit this on Wikidata
Башкала Җибути
Халык саны 956 985 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 23 июнь 1977 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Рәсми тел француз теле, гарәп теле
География
Мәйдан 23,200 км²
Координатлар 11.8°N 42.43333°E Edit this on Wikidata
Дәүләт башлыгы Исмаил Омар Гелле
Хөкүмәт башлыгы Мохамед, Камил Абдулкадер
Икътисад
Акча берәмлеге Җибути франкы
КПҮИ 0.509 (2021)[1]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[2]
Телефон коды +253
ISO 3166-1 коды DJ
ХОК коды DJI
Интернет домены .dj


Җибу́ти (Җибу́ти Җөмһүрияте, гарәп. جمهورية جيبوتي‎) — Африканың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Эритрея, Сомали, Хәбәшстан белән чиктәш.

Дәүләт төзелеше

Җибути — унитар дәүләт. Конституция 1992 елда кабул ителә.

Ил һәм башкарма хакимият башлыгы — Президент. Ул ике турда узучы сайлауларда 6 елга сайлана. Президент дәүләт сәясәтенең юнәлешен билгели.

Югары канун чыгару органы — Милли Җыен. Ул бер палатадан тора. Депутатлар 5 елга сайлана.

Югары башкарма орган — Президентка буйсынучы премьер-министр җитәкчелегендәге парламент. Ул киңәшмә орган ролен үти.

Конституция нигезендә илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам.

Илдә күппартияле система яши.

Халык

Милли состав

  • Кушетлар — 89,5 %
    • арафа — 48,3 %
    • сомали — 41,2 %
  • Французлар — 2,3 %
  • Гарәпләр — 2,5 %

Шәһәрләрдә яшәүчеләр

  • Җибути — 642,8 мең кеше
  • Амсабих — 41,3 мең кеше
  • Таҗура — 22,9 мең кеше

Дини состав

Төп мәкалә: Җибутида ислам

Җибутида ислам – дәүләт дине. 1992 елда кабул ителгән Конституция нигезендә, илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам. Ил халкы (0, 9 млн, 2016 ел, бәяләү) эчендә мөселманнар ― 94 % (740 000 кеше, 2012 елга), христианнар (католиклар) ― 5 % (7000 кеше, 2006 ел)[3], яһүдләр ― 1 %, индуистлар ― 1 %.

Ил башкаласында Салман мәчете  [ингл.]
  1. ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
  2. ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
  3. ↑ Cheney, David M. Diocese of Djibouti. Catholic-hierarchy.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2013. Архивировано 12 март 2013 года.