Эчтәлеккә күчү

Үрдүн

Мегавики проектыннан
Үрдүн
Байрак
Илтамга
Шигарь الله، الوطن، الملك Edit this on Wikidata
Башкала Амман
Халык саны 10 428 241 (19 июнь 2019) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1946 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00, UTC+03:00
Рәсми тел гарәп теле
География
Мәйдан 89,341 км²
Координатлар 31.2°N 36.5°E Edit this on Wikidata
Дәүләт башлыгы Габдулла II
Хөкүмәт башлыгы Аль-Хасауна, Бишер
Икътисад
Акча берәмлеге Үрдүн динары
Эшсезлек дәрәҗәсе 11% (2014)[1]
КПҮИ 0.720 (2021)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[3]
Телефон коды +962
ISO 3166-1 коды JO
ХОК коды JOR
Интернет домены .jo, .الاردن

Үрдүн Һәшими Мәмләкәте (гарәп. المملكة الأردنية الهاشمية‎, әл-Мәмләка з-Үрдүни́я аль-Һәшими́я) яки Иорда́ния, Үрдүн (гарәп. الأردن‎, Әл-Үрдүн) – Якын Көнчыгышта урнашкан гарәп дәүләте. Төньякта Сүрия, төньяк-көнчыгышта Гыйрак, көнчыгышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны, көнбатышта Исраил һәм Фәләстин милли идарәсе белән чиктәш. Үрдүн Исраил һәм Фәләстин милли идарәсе белән Үле диңгезнең һәм Исраил, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр белән Гәкабә култыгы яр сызыкларын бүлешә.

Биләмәләрнең 90 % тирәсен чүл һәм ярым чүл алып торалар.

Үрдүнгә туристлар Гакәбә култыгының рифларын һәм комлыкларын, Үле диңгезне һәм дөньяның яңа җиде могҗизасының берсе – Петраны күрер өчен киләләр.

Тарих

Дәүләт төзелеше

Ил белән король җитәкчелек итә.Закон чыгару органы - Ике палаталы парламент: Сенат - аны король билгели, һәм Депутатлар палатасы.

Административ бүленеш

Ил 10 мөхәфәзәгә бүленгән.

Табигать

Илнен зур өлеше-тигезлекләр.Климат коры, субтропик. Уртача температура-гыйнварда-+8-14 градус,июльдә 24-30 градус. Явым-төшем уртача. Иң зур елга-Иордан елгасы, күл - Үле диңгез.

Халкы

Төп халкы - иордан гарәпләре. Бүгенге көндә Иордания халкының 95-97 % ы — гарәпләр, илдә башка этник төркемнәр дә бар. Төньяк Иорданиядә якынча 20 00 — 32 000 друз яши. Ассирия христианнары халыкның 0,8 % ын тәшкил итә, аларның күбесе качаклар. Биредә шулай ук 30 мең көрд бар, аларның күбесе Төркиядән, Иран һәм Гыйрактан качкан качаклар. Иорданиядә 5 мең әрмән яши. Илдә кайчандыр күпләп яшәгән яһүдләрнең саны нибары 300 кеше тәшкил итә[4].

Дин

Мөселманнар ил халкының 94-97 % ын тәшкил итә. Аларның 93 % ы сөнниләр — дөньяда сөнниләрнең иң югары проценты. Христиан азчылыгы 4 %.

Искәрмәләр