Җибути
|
Байрак
| |
| Шигарь | Unity, Equality, Peace |
|---|---|
| Башкала | Җибути |
| Халык саны | 956 985 (2017) |
| Нигезләнгән | 23 июнь 1977 |
| Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
| Рәсми тел | француз теле, гарәп теле |
| География | |
| Мәйдан | 23,200 км² |
| Координатлар | 11.8°N 42.43333°E |
| Дәүләт башлыгы | Исмаил Омар Гелле |
| Хөкүмәт башлыгы | Мохамед, Камил Абдулкадер |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | Җибути франкы |
| КПҮИ | 0.509 (2021)[1] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | уң[2] |
| Телефон коды | +253 |
| ISO 3166-1 коды | DJ |
| ХОК коды | DJI |
| Интернет домены | .dj |
Җибу́ти (Җибу́ти Җөмһүрияте, гарәп. جمهورية جيبوتي) — Африканың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Эритрея, Сомали, Хәбәшстан белән чиктәш.
Дәүләт төзелеше
Җибути — унитар дәүләт. Конституция 1992 елда кабул ителә.
Ил һәм башкарма хакимият башлыгы — Президент. Ул ике турда узучы сайлауларда 6 елга сайлана. Президент дәүләт сәясәтенең юнәлешен билгели.
Югары канун чыгару органы — Милли Җыен. Ул бер палатадан тора. Депутатлар 5 елга сайлана.
Югары башкарма орган — Президентка буйсынучы премьер-министр җитәкчелегендәге парламент. Ул киңәшмә орган ролен үти.
Конституция нигезендә илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам.
Илдә күппартияле система яши.
Халык
Милли состав
- Кушетлар — 89,5 %
- арафа — 48,3 %
- сомали — 41,2 %
- Французлар — 2,3 %
- Гарәпләр — 2,5 %
Шәһәрләрдә яшәүчеләр
- Җибути — 642,8 мең кеше
- Амсабих — 41,3 мең кеше
- Таҗура — 22,9 мең кеше
Дини состав
- Төп мәкалә: Җибутида ислам
Җибутида ислам – дәүләт дине. 1992 елда кабул ителгән Конституция нигезендә, илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам. Ил халкы (0, 9 млн, 2016 ел, бәяләү) эчендә мөселманнар ― 94 % (740 000 кеше, 2012 елга), христианнар (католиклар) ― 5 % (7000 кеше, 2006 ел)[3], яһүдләр ― 1 %, индуистлар ― 1 %.
- Мөселманнар — 94 %
- Христианнар — 5 %
- Яһүдләр — 1 %
- Индуистлар — 1 %

- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Cheney, David M. Diocese of Djibouti. Catholic-hierarchy.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2013. Архивировано 12 март 2013 года.