Эчтәлеккә күчү

Коморлар

Мегавики проектыннан
Комор утраулары
Байрак
Илтамга
Шигарь Unity – Solidarity – Development Edit this on Wikidata
Башкала Морони
Халык саны 902 348 (1 гыйнвар 2022, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 23 декабрь 2001 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Рәсми тел комор теле, гарәп теле, француз теле
География
Мәйдан 2,034 км²
Координатлар 12.23333°S 44.44553°E Edit this on Wikidata
Дәүләт башлыгы Газали Гассумани
Хөкүмәт башлыгы Газали Гассумани
Икътисад
Акча берәмлеге Комор франкы
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
КПҮИ 0.558 (2021)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[3]
Телефон коды +269
ISO 3166-1 коды KM
ХОК коды COM
Интернет домены .km

Комор Утраулары (рәсми рәвештә: Комор Берлеге) - ул Һинд океанында, Мозамбик Бугазының төньяк очында, Мадагаскарның төньягы һәм төньяк-көнчыгыш Мозамбик арасында Африканың көнчыгыш яры янында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре рәтенә кертелергә мөмкин. Комор Утрауларының мәйданы 1862 км² (яки 863 квадрат миль). Дәүләтнең исеме гарәп телендәге "камәр" яки "ай" сүзеннән алынган. Комор Берлегенең рәсми телләре өчәү: комор теле, гарәп теле һәм француз теле. Ил башкаласы Морони  [ингл.]

Солтан Сәид Гали бин Сәид Гомәр Гранд Коморныкы (1897).
Коморлылар

Дин

Төп мәкалә: Коморларда ислам

Дин тоту иреге Комор утраулары Конституциясендә беркетелгән булса да, чынбарлыкта кайбер чикләүләр бар. Ислам диненнән башка диннәрне пропагандалау тыела. Ислам диненнән тыш, теләсә кайсы дингә күчүгә дәгъвәтләү законсыз санала, һәм Ислам диненнән башка дингә күчүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин[4].

Ислам ― Комор утрауларында күпчелек дине (дәүләт дине). Ил халкының (850 мең кеше, 2019 елга) 98 % ы ― Ислам дине тарафдары[5], 2 % ы ― христианнар (католиклар, протестантлар) [6].

Коморлар мөселманнары ― Шәфигый мәзһәбе сөнниләре. Ислам динен гарәпләр һәм суахили халкы, шулай ук Һиндстаннан (күпчелеге Гуҗараттан) чыккан мөһаҗирләр тота. Комор утраулары ― Көньяк Африкада мөселман күпчелеге булган бердәнбер ил.

Ил башкаласы Морони  [ингл.] шәһәренең Яңа Җәмигъ мәчете. 1998 елда Шарҗә әмиренең финас ярдәме белән төзелгән

Искәрмәләр

  1. ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
  3. ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
  4. ↑ International Religious Freedom Report of 2009
  5. ↑ The World Factbook – Central Intelligence Agency. cia.gov. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2007.
  6. ↑ CIA World Factbook: Comoros. Cia.gov. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2011.