Эчтәлеккә күчү

Әлмәт

Мегавики проектыннан
Шәһәр
Әлмәт
Әлмәт
Герб
Герб
54°54′00″ с. ш. 52°18′00″ в. д.GЯO
Ил
Район Әлмәт районы
Тарих һәм география
Нигезләнгән 1740[1]
Беренче мәртәбә телгә алынган 1720
Мәйданы
  • 114,98
Мәркәз биеклеге 110
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны
Халык саны
Агломерация якынча 530 мең
Катойконим әлмәтлеләр
Цифрлы идентификаторлар
Телефон коды 8553
Почта индексы 423450–423465
almetyevsk.tatar.ru
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Әлмәт (лат. тат. Əlmǝt, рус. Альметьевск) — Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге. Кама буе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы сөзәклектә, Зәй елгасының (Кама кушылдыгы) сул як ярында, Әлмәт тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 16 километрда, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 279 километр ераклыкта урнашкан. Автоюлларның эре төене. Шәһәрдән 10 километр читтә – Бөгелмә–Яр Чаллы–Әгерҗе тимер юлы. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан.

Халкы 159 000 кеше тәшкил итә.

Әлмәт – Татарстанның эре нефть сәнәгате үзәге (Ромашкино нефть һәм газ ятмалары чыганагы). Әлмәт – «Дуслык» магистраль нефтьүткәргеченең, Түбән Новгород, Пермь, Самар һәм башка нефтьүткәргечләрнең башлангыч пункты.

Тарих

Әлмәт шәһәре Әлмәт авылы нигезендә барлыкка килә. Әлмәт авылы, «Әлмәт энциклопедиясе» хезмәткәрләре тикшеренүләренә караганда, 1720 елда нигезләнгән. 1930 елдан Әлмәт авылы — Әлмәт районының үзәге. Нефть чыгу белән бәйләнешле рәвештә, 1952 елның март аеннан ул шәһәр тибындагы бистәгә (поселок) әверелә, 1953 елның ноябрь аеннан исә шәһәр статусын ала.

Сәнәгать

нефть чыгаручы сәнәгать

  • «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
  • «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
  • «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
  • В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ
  • «Татнефтеотдача» ЯАҖ
  • «Нефтеконсорциум» ЯАҖ,
  • «Татойлгаз» ЯАҖ,

газ эшкәртү

  • «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе

машина төзелеше һәм металл эшкәртү

  • «АЛНАС» батырма электр насослары заводы» ААҖ
  • «Әлмәт торба заводы» ААҖ
  • «Әлмәт резина техника изделиеләр заводы» ҖЧҖ
  • «Әлмәт тимер-бетон изделиеләр заводы» ААҖ
  • «Әлмәт «Радиоприбор» заводы» ААҖ
  • «АЗГП» ААҖ» производство-сәүдә фирмасы

җиңел сәнәгать

  • «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы

азык-төлек сәнәгате

  • Әлмәт сөт комбинаты, «Әлмәт икмәк заводы» ААҖ

«Акташ кирпеч заводы» ААҖ үзәктән читтәрәк урнашкан. Нефть чыгару районның барлык территориясендә алып барыла.

Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында бодай, арыш, арпа, солы, борчак, вика, кукуруз, тары, яшелчәләр үстерелә.

Мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, атлар, кош-корт, читлектә җәнлекләр (ак төлке, чәшке) асрала.

Авыл хуҗалыгы ширкәтләре

  • «Колшәрип» кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ.

Территориядә Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыклары бар.

Мәгариф

Файл:Әлмәт музее.JPG
Туган якны өйрәнү музее

Мәдәният

Музейлар

Дин

Православие

Ислам

Файл:Нурлы (Әлмәт).jpg
«Нурлы» мәчете

Спорт

  • "Нефтяник" хоккей клубы
  • "Алнас" футбол клубы

Шәхесләр

Галерея

Әлмәт
Файл:Әлмәт театры.jpg
Татар театры
Файл:Нефтьче МЙ.jpg
Мәдәният йорты. Картиналар галереясы
Мәдәният йорты. Картиналар галереясы  
Файл:Әлмәт МК.jpg
Музыка көллияте
«Татнефть» баш офисы
«Татнефть» баш офисы  
Әлмәтнең Казан соборы
Әлмәтнең Казан соборы  

Сылтамалар

Искәрмәләр