Эчтәлеккә күчү

Өлфәт Мәганов

Мегавики проектыннан
Өлфәт Мәганов
Өлфәт Мәган улы Мәганов
Файл:Ө.М.Мәганов.jpg
Тулы исеме Өлфәт Мәган улы Мәганов
Туган көне 13 ноябрь 1928(1928-11-13) (97 яшь)
Туган җире ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы
Вафат көне 15 октябрь 2018(2018-10-15) (89 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Эшчәнлеге нефтьче
Балалары Наил Өлфәт улы Мәганов һәм Равил Мәганов
Бүләк һәм премияләре
Милләт татар

Өлфәт Мәганов, Өлфәт Мәган улы Мәганов (1928 елның 13 ноябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы — 2018 елның 15 октябре, РФ, ТР, Әлмәт) — Татарстан геофизикасына нигез салучыларның берсе, ССРБ һәм РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе.

Тәрҗемәи хәле

Файл:Р.Ө.Мәганов.jpg
улы Равил Мәганов (1954―2022), «Лукойл» АҖ беренче башкарма вице-президенты
улы Наил Мәганов (1958), «Татнефть» ГАҖ генераль директоры

1928 елның 13 ноябрендә БАССР Шаран районында туган. Уфада геология техникумын тәмамлаганнан соң, 1947 елда Шөгер авылында урнашкан геофизик экспедициягә җибәрелә. 1953 елдан «Татнефтегеофизика» трестының Әлмәт конторасында өлкән инженер булып эшли, 1978—1998 елларда Әлмәт геофизика хезмәтләре идарәсен җитәкли[1].

1955—1957 елларда ВЛКСМ Әлмәт шәһәр комитетының беренче сәркатибе. 1958 елда Әлмәтнең геофизика хезмәтләре идарәсенә әйләнеп кайта. И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. 58 ел әлеге идарәдә эшли, шуларның 20 елын җитәкче булып тора. Татарстан геофизикасына нигез салучыларның, «Татнефть»не башлап җибәрүчеләрнең берсе. Татарстанда каротаж  [рус.] тикшеренүләрен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә, 1970-еллар уртасында борауланган җиде горизонталь скважинада  [рус.] тикшеренүләр үткәрә, үтә тирән скважиналарда  [рус.] тикшеренүләр оештыра һәм тәэмин итә. Татарстан геофизикасы елъязмасына Ө. М. Мәганов нефть катламнарын ачуның һәм насос-компрессор торбаларын парафиннан электр белән җылыту методы белән чистартуның яңа ысулын үстерү инициаторларының берсе буларак керде. Аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашы белән промыселларда нефть ятмаларын эшкәртүгә геофизик контроль системасы методикасы һәм аппаратурасы кертелде, төзелә торган скважиналарның геофизик тикшеренүләре материаллары цифрлы теркәүгә күчте[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны Роза Фатыйх кызы, мәктәптә укытучы булып эшләгән, «Халык мәгарифе отличнигы».

Сылтамалар

Искәрмәләр