Эчтәлеккә күчү

Чакмагыш (авыл)

Мегавики проектыннан
Чакмагыш
Административно-территориальная единица Чакмагыш авыл шурасы[d][1], Чакмагыш районы, Бәләбәй кантоны һәм Бәләбәй өязе
Государство
Дата возникновения 1765
Почтовый индекс 452200
Является административным центром Чакмагыш авыл шурасы[d][1] һәм Чакмагыш районы
Официальный язык рус теле һәм башкорт теле
Уникальный номер ГАР b7eac6e2-4366-405f-af89-42048fe08de1
Изображение
Численность населения
Денежная единица ₽
Первое письменное упоминание 1765
Карта

Чакмагыш (баш. Саҡмағош, рус. Чекмагу́ш) ― авыл, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының һәм Чакмагыш авыл җирлегенең административ үзәге. Халык саны – 10164 (1989), 11382 (2010), 12412 (2013) [3], 13024 кеше (2021).[4]

Почта индексы — 452200, 452201. Автомобиль коды: 02, 102. ОКАТО коды — 80256870001.[5]

Урнашуы

Авыл республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә, республика башкаласы Уфа шәһәреннән 111 км ераклыкта, Калмаш елгасы кушылдыгы булган Чакмагыш елгасы буенда урнашкан.

Транспорт

Авылдан Чакмагыш ― Бүздәк ― Дәүләкән автомобиль юлы уза. Районны Кушнаренко ― Бакалы һәм Дүртөйле ― Бүздәк автомобиль юллары кисеп үтә.[6]

Куйбышев тимер юлының иң якын тимер юл станциясе ― Бүздәктә, ул 74 км ераклыкта урнашкан..

Тарих

Чакмагыш авылына 1675 елда нигез салынган.[3] 1738, 1739, 1745 елларда йомышлы татарлар (мишәрләр), соңрак типтәрләр килеп урнаша. 1747 елда 17 хуҗалыкта ир-ат җенесеннән 57 кеше яшәве мәгълүм.[6]

1866-1930 елларда авыл ― Чакмагыш волосте үзәге.

1930 елда БҮБК президиумы карары белән кантоннар системасы бетерелгәч, 1930 елның 20 августында Бәләбәй кантоны Чакмагыш һәм Рәҗәп волосьтлары территориясендә барлыкка килгән Чакмагыш районының үзәге итеп сайлана.[6]

1931 елның июлендә Чакмагыш машина-трактор станциясе оеша.[6]

Халкы

Халык саны
2002[7]2009[8]2010[9]
11 204↘11 018↗11 382

Милли состав

2002 елгы җанисәп буенча, төп милләтләр — татарлар (72,1 %), башкортлар (23,1 %).[10]

Дин

Файл:Әдһәм-Бикә мәчете.jpg
Чакмагышның Әдһәм-Бикә үзәк мәчете

XX гасыр башында Чакмагышта 4 җәмигъ мәчете, ике мәдрәсә эшләгән.[11]

  • Әдһәм-Бикә үзәк мәчете. 2010 елда төзелгән.[12]
  • Мостафа мәчете, 2022 елда элекке сәүдә бинасын үзгәртеп ачылган.[13]

Икътисад, социаль өлкә

Сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукцияне Чакмагыш механика заводы, Чакмагыш кирпеч заводы, «Чакмагыш сөт заводы» һәм «Чекмагуш-молоко» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, «Чакмагыш» сәүдә-җитештерү берләшмәсе кулланучылар җәмгыяте җитештерә.[6]

Чакмагыш авылында 85нче санлы Чакмагыш һөнәри лицее, Бөре кооператив техникумының Чакмагыш филиалы, Балалар иҗаты үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе, "Олимпиец" физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Яшьләр үзәге эшли.[6]

1964 елда Чакмагыш авылында туган якны өйрәнү музее оештырыла, анда 4 меңгә якын экспонат бар.[14]

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. ↑ 1,0 1,1 ОКТМО (рус.)
  2. ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. ↑ 3,0 3,1 Администрация сельского поселения Чекмагушевский сельсовет муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан(үле сылтама)
  4. ↑ ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  5. ↑ Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 февраль 2022. Архивировано 20 апрель 2021 года.
  6. ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 О районе. 2022 елның 6 февраль көнендә архивланган. Муниципальный район Чекмагушевский район Республики Башкортостан
  7. ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  8. ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  9. ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2014. Архивировано 20 август 2014 года.
  10. ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2002 года: В 14 т. / Рос. Федерация. Федер.служба гос.статистики. — Офиц.изд. — М.: Статистика России, 2004. — Т.4: Национальный состав и владение языками, гражданство. — 1 электрон.опт.диск (CD-ROM). — (Всероссийская перепись населения 2002 года; Т.4).
  11. ↑ Мечети, муллы и медресе Чекмагушевского края. Посреди России
  12. ↑ Центральная мечеть "Адхам-Бика" с.Чекмагуш
  13. ↑ Платон Федоров. В селе Чекмагуш в Башкирии открылась новая мечеть. bash.news, 08.11.2022
  14. ↑ Чекмагушевский историко-краеведческий музей

Сылтамалар