Эчтәлеккә күчү

Яңавыл

Мегавики проектыннан
Яңавыл
баш. Яңауыл
Административно-территориальная единица Городское поселение город Янаул[d][1]
Государство
Площадь
  • 26
Дата возникновения 1914
Местный телефонный код 34760
Официальный сайт yanaul.ru
Уникальный номер ГАР 21de303b-205d-4d37-81c9-63d10246e1af
Почтовый индекс 452800
Высота над уровнем моря 100
Часовой пояс UTC+05:00
Первое письменное упоминание 1750
Официальное название баш. Яңауыл
Численность населения
Является административным центром Яңавыл районы һәм Городское поселение город Янаул[d][1]
Карта

Яңавыл (баш. Яңауыл) — Башкортстандагы шәһәр (1991 елдан), район үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына халык саны 27457 кеше тәшкил иткән.[3]

Тарих

ХХ гасыр башына хәзерге район үзәге урынында таркау гына ике авыл — Яңавыл һәм Иванай булган. Алар арасында — урман һәм чәчүлекләр. Ә хәзерге Җиңү урамы урынында кеше үтә алмаслык сазлык яткан.

Яңавыл Казан–Екатеринбург тимер юлындагы станция буларак 1912 белән 1916 еллар арасында барлыкка килә. 1930 елда район үзәге Кызыл Октябрь бистәсендә урнашкан була. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.1938 елны Яңавыл станциясе, Кызыл Октябрь бистәсе һәм Иванай авылы Яңавыл эшчеләр бистәсе буларак берләштеләр. Акрынлап сәнәгать үсеше колач ала, кирпеч, май заводлары, элеватор сафка керә. Бу вакытка авылларда да зур үзгәрешләр була һәм 1935 ел ахырына колхозлашу тәмамлана. Сугыш алдыннан районда 66200 кеше булып, аларның 11861е Яңавылда яшәгән.[4]

1964 елда районда нефть ятышларын үзләштерә башлау аны икмәкле генә түгел, нефтьле дә итә.

1991 елны шәһәр статусы бирелгән.Бүген шәһәрдә 40тан артык зур һәм уртача предприятие бар. Шәһәрдә Башнефть филиалы белән УДНГ "Краснохолмский" урнашкан. 2011 елның февралендә сафка баскан Яңавыл сөт заводы тәүлегенә 40 тонна сөт эшкәртеп, 10 төрле продукция җитештерә. Монда 73 кешегә эш урыннары булдырылды.

Халык

Халык саны
1939[5]1959[6]1970[7]1979[8]1989[9]1993[5]1996[5]
11 900↗15 843↗20 115↗21 839↗25 727↗27 200↗28 500
1998[5]2000[5]2001[5]2002[10]2003[5]2005[5]2006[5]
↗28 700↗29 100↗29 300↘27 909↘27 900↘27 300↘27 100
2007[5]2008[11]2009[12]20102011[5]2012[13]2013[14]
↗27 200↘21 748↗27 500↘26 924↘26 900↘26 669↘26 597
2014[15]2015[16]2016[17]2017[18]1 гый 2018[19]1 гый 2019[20]2020[21]
↘26 297↘26 074↘25 894↘25 747↘25 511↘25 361↘25 109
2021[2]
↗25 908

Матбугат

Район газеты татар (Яңавыл таңнары) һәм рус[22] телләрендә чыга.

Мәдәният

Шәһәр мәдәният сарае каршында Республикада билгеле, халык театры исемен йөртүче татар театраль коллективы эшли.[23]

Яңавылда танылган татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова туган.

Искәрмәләр

  1. ↑ 1,0 1,1 ОКТМО (рус.)
  2. ↑ 2,0 2,1 https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  4. ↑ Башкортстанның төньяк капкасы(үле сылтама)
  5. ↑ 5,00 5,01 5,02 5,03 5,04 5,05 5,06 5,07 5,08 5,09 5,10 http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/janaul/
  6. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  7. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
  8. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
  9. ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
  10. ↑ Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  11. ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  12. ↑ http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
  13. ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  14. ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  15. ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  16. ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  17. ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  18. ↑ https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  19. ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  20. ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  21. ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/CcG8qBhP/mun_obr2020.rar
  22. ↑ "Янаульские зори". Общественно-политическая газета района и города, archived from the original on 2011-03-16, retrieved 2011-05-20 
  23. ↑ Башкортстанның Яңавыл театры яңа иҗат елын ача, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2011-07-11 

Чыганаклар

Төньяк бизәк — Яңавыл, йолдыз булып яна ул!(үле сылтама)