Эчтәлеккә күчү

Сарман

Мегавики проектыннан
Село
Сарман
55°15′00″ с. ш. 52°35′24″ в. д.GЯO
Ил
Муниципаль район Сарман районы
Климат төре dfb — дымлы континенталь
Халык саны
Халык саны 7 153 кеше
Санлы идентификатор
Почта индекслары 423350
Автомобиль коды 16, 116
Башка мәгълүмат
Русча топонимы Сарманово

Сарман — Татарстан Республикасының Сарман районындагы авыл. Сарман авылы — Сарман районының үзәге. Ул Казаннан 296 чакрымда, Бөгелмә тимер юл станциясеннән — 100, Чаллы пристаненнан 60 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл Минзәлә елгасы буена урнашкан.

Тарих

Сарман атамасы тарихи, тарихи-географик, географик-статистик хезмәтләрдә еш кабатлана. 1870 елдагы мәгълүматларга караганда, Сармандагы 168 хуҗалыкта 536 ир-ат һәм 526 хатын-кыз яшәгән. Анда типтәрләр һәм татарлар гомер иткән. Авылда мәчет, мәдрәсә һәм ике су тегермәне эшләгән.

Сарман атамасы, аның килеп чыгышы, тамырлары чал тарих тирәнлегенә барып тоташа. Сарманлылар үзләре Сарманны Сарман бабай нигезләгән дип исәплиләр.

Бу атама, безнең карашыбызча, кыпчак (нугай) этнонимы (кабилә-кавем исеме) «сарман»га бәйләнешле. Этноним хәзер топоним, гидроним һәм антропоним формасында ныгып калган. Урта Жуз казакълары килеп чыгышында да «сарман» этнонимы катнашкан. Сарман атамасы Павлодар өлкәсендә очрый. Атама төрекмән топонимиясендә дә урын алган. Сарман кабилә-кавемнәренең бер ишеләре — казакъ, икенчеләре — төрекмән, өченчеләре татар халкы оешуга өлеш керткән. М. Әхмәтҗанов хезмәтләреннән күренгәнчә, татар шәҗәрәләрендә Сарманай исеме табыла. Сарман, Сарманай һәм Сарманаев фамилияләре татарларда, керәшеннәрдә һәм Пермь татарларында да очрый. Мари Иле Республикасының Таулы Мари районында Сарман-Сола исемле авыл бар. Мари галимнәре бу атаманың шәхес исеме Сарманга һәм татар телендә кайчандыр актив кулланылышта булып, авыл мәгънәсен бирә торган, ә хәзер искергән «сала» сүзе кушылып ясалган дип уйлыйлар. 1716—1717 елларга караган чыганакларда һәм тарихи материалларда мари галиме С.Я. Черных Сарманайко исемен очрата.

Сарман халкы — ачык, киң күңелле, талантлы, җырга-моңга оста, ярдәмчел һәм эшчән халык.

Халык

Күренекле кешеләр

Файл:А.Залаков Сарман.jpg
1995-1999 елларда район башлыгы Әнвәр Зәлаковка һәйкәл-стела
Файл:Сарманда И.Шакиров бюсты.png
Сарманда Илһам Шакиров бюсты
Файл:Сарман БСМ.jpg
Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбе

Сарман районында туып үскән язучы, журналист, һәвәскәр археограф Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин (1939) Сарман районының күренекле шәхесләре турында зур хезмәт — китап бастырып чыгарды. Ул «Sarmanica» (Сарман районы энциклопедиясе) дип атала.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]

Мәгариф

Мәдәният

Файл:Сарман музее.jpg
Сарман музее
Файл:Сарман үзәк китапханәсе.jpg
Үзәк һәм балалар китапханәсе бинасы

Дин

Ислам

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, — 247 б.