Эчтәлеккә күчү

Коны

Мегавики проектыннан
Коны
Ареал таксона Канада, Америка Кушма Штатлары, Норвегия, Финляндия, Швеция, Монголия, Кытай һәм Россия
Первоначальное название M. gulo[d]
Digital Atlas of Idaho URL digitalatlas.cose.isu.edu/…
Период беременности якынча 8 ± 1
Международное научное название
Охранный статус МСОП югалу куркынычы иң аз булган[d][3]
Масса 84[4], 14,8[4] һәм 10,6[4]
Таксономический ранг төр[1][2][…]
Изображение
Дата начала 2588меңъеллык безнең эрага кадәр
Основной источник питания S. vulgaris, Ак куян, Борындык[d], сурки[d], төньяк боланы[d], кабан дуңгызы, C. capreolus[d], Үр куяны, Кыр куяны[d], зәвыклы болан[d], O. virginianus[d], бобры[d], Аурупа сукыр тычканы, Җир тычканнары, Норвежский лемминг[d], гоферовые[d], E. dorsatum[d], O. hemionus[d], лесная куница[d], Руч, Ризык калдыклары[d], үләксә[d], орлык[d], алма, V. vitis-idaea, поши, бизон[d], O. moschatus[d], Вапити[d], N. vison[d], Көзәннәр[d], Ас, йомырка, европейская мышь[d], Ак төлке, тамыр[d], Сарык, армут[d], йөзем[d], сыер һәм коза домашняя[d]
Народное название таксона Wolverine[5][6][…], Рожамак, Расамаха, Росомаха, Karkajou, Golut, rosomák sibiřský, Jærv, Vielfraß[7], Glotón[6], Ahm, Kaljukass, Jatun, دله, גרגרן, Gorska kuna, Rozsomák, Qavvik, Jarfi, Ghiottone, クズリ, სამურავი, Құну, ವೊಲ್ವೆರಿನ್, 울버린, Лана, Ernis, Tinis, Куне, Лакомец, Нохой зээх, Wolverin, Veelvraat, Jerv, Jerv, Niłchiis, Rosomak, Carcaju ou Glutão, Росомаха, Сиэгэн, Geatki, Rosomák, rosomah[8], Ждеравац, Järv, Fisi-milima, வால்வரின், วูล์ฟเวอรีน, Volverin, بۆرە بورسۇق, Росомаха, Chồn gulô, Veelvroate, 貂熊[9][10], Glouton[6], ahma[11], gulu[12] һәм Carcajou
Этот таксон является источником мех росомахи[d]
Наибольшая продолжительность жизни 19,5[13]
Размер выводка 3 ± 0,5[4]
Краткое имя или название G. gulo
Период лактации 7,5 ± 0,5[4]
Региональный природоохранный статус куркыныч яный[d]
Ближайший таксон уровнем выше Gulo[d][2]
Карта ареала вида
Суточный цикл ночной[d]
Логотип РУВИКИ.Медиа Коны РУВИКИ.Медиада
Коны
Коны кыяда
Коны

Коны [14](латинча Gulo gulo) — имезүчеләр сыйныфына, сусарлар гаиләлегенә караган конылар ыругыннан ерткыч җәнлек. Ике астөре бар: Gulo gulo gulo (Ауразия) һәм Gulo gulo luscus (Төньяк Америка).

Тасвир

Сусарлар асгаиләлегенең зур вәкиле, зурлыгы буенча тик каланнан калыша.

Авырлыгы 9-30 кг, озынлыгы 70-86 см, койрыгы озынлыгы 18-23 см. Кыяфәте аю яки бурсыкка охшаган. Аяклары кыска, арткы аяклары алгылардан озынырак. Башы зур, йөзе озынча. Койрыгы озын түгел, бик йонлы. Аяк табаны зур, киңлеге 10 см, озынлыгы 9 см.

Тырнаклары озын, кәкре. Тешләре бик көчле, үткен. Йоны бик куе, озын, тупас, көрән төстә.

Таралу

Коны Ауразия һәм Төньяк Америка урманнарында, урман-туңдырада очрый.

Аурупада коны Россиядә, Беларусьтә, Балтия илләрендә, Финляндиядә, Польшада яши.

АКШта Мичиган - "конылар штаты" дип атала (The Wolverine State).

Тормыш

Коны тормышының күпчелек өлешен ялгызлыкта яши, үз территориясен башка конылардан саклый. Коны бүтән сусарлардан аермалы буларак күчеп яши, аның күчү кишәрлеге 1500—2000 км² тәшкил итә.

Көчле аякларына күрә коны агачларга җиңел менеп йөри. Бик яхшы күрә, ишетә, сизә. Тавышы төлке өрүенә охшаган.

Коны бөтен нәрсәне ашаучы хайван, еш кына бүре һәм аю тотканнан калган калдыкларны ашый. Гадәттә куян, көртлек кошлары, кечкенә кимерүчеләр аулый. Сирәк кенә боланнарга, кыр кәҗәсенә, пошига һөҗүм итә ала.

Коны бүтән ерткычлар - бүре, селәүсен тотканны тартып ала ала. Шулай ук капкынга эләккәнне урлый.

Кайчакта зур конылар бүреләргә һөҗүм итә.

Җәен кош күкәйләрен, җиләкләр, бал ашый, балык тота ала. Ояда утырган кошларны аулый.

Коны, тирән карда, үзеннән 5 тапкыр зуррак булган хайванны үтерә ала.

Хәвеф очрагында кешегә һөҗүм итә ала. Коны шактый усал җәнлек, хәттә аю аны читләтеп үтәргә тырыша.

Коны ана 2-4 бала китерә, балалар ана янында 2 ел дәвамында кала бирә.

Коны баласы кешегә яхшы ияләшә һәм усал түгел, кулга өйрәтелә. Җиткән коны кулга өйрәтелми һәм кешегә усаллык күрсәтә ала, бик агрессив.

Мәдәнияттә

Коны табигый усаллыгы һәм агрессивлыгы сәбәпле комикс мутант-супергерое Джеймс Хоулетт "коны" дип аталган.

Сылтамалар

  1. ↑ 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
  2. ↑ 2,0 2,1 2,2 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, (not translated to en) — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  4. ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Pasitschniak-Arts M., Larivière S. Gulo gulo (ингл.) // Mammalian Species — ASM, OUP, 1995. — Iss. 499. — P. 1–10. — ISSN 0076-3519; 1545-1410 — doi:10.1644/0.499.1
  5. ↑ Wildscreen ARKive (ингл.) — 2003.
  6. ↑ 6,0 6,1 6,2 Кызыл китап — 1964.
  7. ↑ (not translated to tt) Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 84. — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  8. ↑ PESI portal - Gulo gulo (Linnaeus, 1758)
  9. ↑ (not translated to zh-hans), 马勇, 吴毅, 王应祥, 冯祚建, 周开亚, 刘少英, 罗振华, 李春旺 中国哺乳动物多样性 [неопр.] // (unknown type) — 2015. — Т. 23, вип. 3. — С. 351–364. — doi:10.17520/BIODS.2014202
  10. ↑ list of endangered and protected species of China
  11. ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  12. ↑ http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  13. ↑ Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.
  14. ↑ Р. Г. ӘХМӘТЬЯНОВ. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ЭТИМОЛОГИК СҮЗЛЕГЕ