Ак төлке
| Ак төлке | |
|---|---|
| Международное научное название |
|
| Охранный статус МСОП | югалу куркынычы иң аз булган[d][1] |
| Относится к вики-проекту | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
| Логотип РУВИКИ.Медиа Ак төлке РУВИКИ.Медиада | |
Ак төлке, котып төлкесе (лат. Alopex lagopus) — этләр гаиләсенә караган имезүче.
Характеристикасы
Төк япмасының төсе буенча ак төлке зәңгәрсу (җәен һәм кышын төтенсу соры) һәм ак (җәен соргылт көрән, кышын ак) була. Йоны куе һәм йомшак. Гәүдә озынлыгы 50-75 см, койрыгы 25-42 см, авырлыгы 7,5 кг кадәр. Гәүдәсе озын, башы йомры, борыны кыска. Колагы кыска, түгәрәк. Аягы кыска, бармакта йөрүче. Койрыгы кабарынкы. Моногам. Җенси яктан 9-10 айда өлгерә. 3-12 (21‑гә чаклы) көчеге була. 8-10 ел яши. Тәүлек әйләнәсенә, кышын башлыча төнлә, актив.
Яшәеше
Ауразия, Төньяк Америка тундрасы һәм урман‑тундрасында, Төньяк Боз океанның утрауларында таралган. Кышын хайваннарның күпчелек өлеше урман‑тундрага һәм тайгага күчә.
Калку урыннарда тирән эннәрдә яши. Башкортстанда ак төлке үрчетү белән Иглин җәнлекчелек хуҗалыгында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда шөгелләнәләр.
Туклануы
Нигездә, кимерүчеләр, шулай ук кошлар һәм аларның йомыркалары, балык, умырткасызлар, үләксә, җимеш, үлән белән туклана.