Поши
Күренеш

Поши (лат. Alces alces) – куштояклылар төркеме боланнар гәиләсендәге иң зур хайван. Поши соры төстә, тояклары ак була. Мөгезләре як-якка тырпайган.
Олы ата пошиның озынлыгы өч метрга, биеклеге ике метрга җитәргә мөмкин. Мөгезенең авырлыгы 20 кг, колачы ике метр булырга мөмкин. Ноябрь - гыйнвар айларында мөгезләре төшә һәм алар яңадан үсә башлыйлар. Кышын усак, тал, миләш, карагай һәм башка агачларның кайрысы, ботаклары, бөреләре белән тукланалар. Урманда, елга буйларында яшәүне хуп күрәләр.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |