Эчтәлеккә күчү

Үр куяны

Мегавики проектыннан
Үр куяны
Международное научное название
Относится к вики-проекту ВикиПроект Инвазив биология[d]
Охранный статус МСОП югалу куркынычы иң аз булган[d][3]
Полученные награды
Изображение
Краткое имя или название L. europaeus
Логотип РУВИКИ.Медиа Үр куяны РУВИКИ.Медиада

Үр куяны (лат. Lepus europaeus) — куяннар ыругы куянсыманнар отрядына керүче хайван.

Yp куяны ак куяннан эрерәк һәм аннан колаклары озынрак һәм койрыгының өске ягы кара төстә булуы белән аерыла. Төсе сезонга карап үзгәрә, ләкин бик кискен үзгәрми. Җәен ул көрәнсу-җирән төстә, ә кышын арка ягы ачыграк була.

Yp куяны азыкны ачык урыннарда эзли, аны көндез дә очратып була. Һәр ике төре елына 2—3 тапкыр үрчем бирә. Куян балалары җитлегеп туа: күзләре ачык, тәне йон белән капланган була. Ана куян үз балаларын гына түгел, читләрне дә имезә. Сөте бик куе (майлылыгы 15 % ка җитә) һәм куян баласына, ныгып китү өчен, берничә тапкыр имү җитә, аннан ул үзе үлән белән туклана башлый.

Куяннар ау объекты булып тора, ите ашарга яраклы, ә тиресеннән төрле мех әйберләр тегәләр.

Беларусия купюрасы 1 беларус сумы , 1992

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит190.
  1. ↑ Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1998.
  2. ↑ Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, (not translated to en) — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.