Эчтәлеккә күчү

Константин Васильевның музей-йорты (Васильево)

55°49′53″ с. ш. 48°39′21″ в. д.GЯO{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице
Мегавики проектыннан
Константин Васильевның музей-йорты
Административно-территориальная единица Васильево
Государство
Изображение
Входит в состав списка памятников культурного наследия Q27601674?
Статус наследия выявленный объект культурного наследия России[d][1]
Указания, как добраться улица Ленина, 61
Карта
Логотип РУВИКИ.Медиа Константин Васильевның музей-йорты РУВИКИ.Медиада

Константин Васильевның музей-йорты
Музейның төп бинасы
Музейның төп бинасы
Нигезләнү вакыты 1994
Урнашу урыны 422532 ТР Яшел Үзән районы Васильево штб, Ленин урамы, 61/4
Директоры Сабина Альберт кызы Устинова
Марина Александр кызы Антонова
(филиал мөдире)
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Константин Васильевның музей-йорты, Константин Васильевның мемориаль музее — 1996 елның 10 гыйнварында ТР Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә ачылган, Татарстанда һәм РФдә үзенчәлекле рус рәссамы К. А. Васильевка (1942-1976) багышланган беренче мемориаль музей. Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее филиалы.

Тарих

Файл:К.А. Васильев.jpg
К.А. Васильев (1942-1976). Автопортрет

Музей 1994 елның 13 сентябрендә нигезләнгән. 1996 елның 10 гыйнварында тамашачылар өчен ачылган. Татарстанда яшәп иҗат иткән рус совет рәссамы, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1988) Константин Васильевның тормышын һәм иҗатын чагылдыра. Рәссамның иҗат мирасы 400 дән артык әсәрне тәшкил итә: портретлар, пейзажлар, сюрреалист корылмалар, мифлар һәм сугыш темасына язылган картиналар.

Бина

Файл:К.А. Васильев 2.jpg
К.А. Васильев. Славянканың хушлашуы
Файл:К.А. Васильев 3.jpg
К.А. Васильев. Көтү

Музей экспозицияләре 1946-1976 елларда рәссам үзе һәм 1946-1984 елларда әнисе Клавдия Пармен кызы Васильева (1916-1994) һәм бертуган апасы Валентина Алексей кызы Васильева (хәзер Мәскәүдә) яшәгән дүрт бүлмәле йортта һәм 2002 елда музейга тапшырылган күрше фатирда урнашкан.

Әлеге бина архитектура һәйкәле булып саналмый, әмма мәдәни һәйкәл статусы бар.

Төзекләндерү

2022 елның ноябреннән, әлегәчә музей белән өйдәш булып торган ике фатирны Татарстан Министрлар Кабинеты бүлеп биргән акчага сатып алып, хуҗаларын яңа фатирларга күчергәч, музей бинасында зур реконструкция эшләре планлаштырыла.[2][3]

Бүлекләре

Мемориаль музей ике бүлектән тора:

  • Васильевлар гаиләсенең көнкүрешен чагылдыручы (өлешчә төзекләндерелгән) мемориаль бүлмәләр (Яшь чак бүлмәсе, Кухня, Әни бүлмәсе, Һөнәрханә, Биографик зал)
  • Рәссамның иҗади мирасын чагылдырган яңа экспозицияләр (2002 елда музейга бирелгән янәшәдәге фатирда)

Музейдагы экспозицияләр XX гасырның 1950-1970 еллары мохитен чагылдыра.
Һәр елны 29 октябрьдә «Константин Васильев. Хәтер көне» чарасы уздырыла.

Бүләкләре

2007 елда Heroic Fantasy (каһарман фэнтези) стилендәге «Нибелунг йөзеге» (рус. Кольцо Нибелунга) мультимедиа мәгариф проекты Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына ия булды[4].

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр

Сылтамалар