Эчтәлеккә күчү

Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее

Мегавики проектыннан
Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее
Логотип РУВИКИ.Медиа Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее РУВИКИ.Медиада
Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее
Файл:Лаеш төбәге музее 1.jpg
Нигезләнү вакыты 1997
Урнашу урыны 422610 ТР, Лаеш, Лебедева ур., 32
Директоры Фәридә Гафиулла кызы Мортазина[1]
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Лаеш төбәге музее, Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее (рус. Музей Лаишевского края имени Г. Р. Державина) — Татарстан Республикасы Лаеш шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). 1992 елдан ТР милли музее филиалы, 2005 елдан Лаеш районы муниципаль бюджеттагы мәдәният оешмасы. Музей вакыйгалы туризм челтәренә кертелгән. Күренекле рус шагыйре Г. Р. Державинның тормыш юлы белән таныштыра. Музейның бер филиалы бар.

Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.
Файл:Г.Р.Державин.jpg
Г. Р. Державин. (1743—1816)
Файл:Лаеш төбәге музее.jpg
Музей урнашкан бина

Тарих

Музейга нигез 1968 елда салынган. 1997 елның 16 августында ачылган. Нигезләүче — Ян Александр улы Гайдукевич (1917-1991). 2003 елда төзелгән Лаеш балалар сәнгать мәктәбе[2] бинасында урнашкан. Экспозиция 2006 елда булдырылган.

Музей эшчәнлегенең төп юнәлешләре: фәнни–фонд туплау, фәнни–тикшеренү, мәдәни-белем бирү. Музейның төп эшчәнлеге: ватандарлык - кече Ватан белән горурлану хисе уяту, әхлакый тәрбия бирү. Музейга килүчеләр Лаеш төбәге халыклары йолалары белән таныша, мастер–классларда үз куллары белән төрле әйберләр ясый ала.

Музей «Каравон» бәйрәмен, Г. Р. Державин исемендәге Бөтенроссия шигырь фестивален уздыруда катнаша.

Тасвирлама

Музейның дүрт залының гомуми мәйданы - 857 кв. м. Музей фондларында 9 меңнән артык экспонат тупланган.

Экспозицияләр

  • Борынгыдан ХХ гасыр башына кадәр Лаеш төбәге
  • XVI гасыр уртасыннан ХХ гасыр ахырына кадәр Лаеш шәһәре
  • Лаеш районының икътисады үсеше

2001 елда аерым залда Россиянең XVIII гасыр дәүләт эшлеклесе, Лаеш төбәгендә туган танылган шагыйрь Гавриил Роман улы Державинга (1743—1816) багышланган «Вакыт елгасы: Державин тормышы» бүлеге урнаштырылган[3]

Экскурсияләр

Музей филиалы

Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музееның филиалы — Хәрби Дан музее 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ачыла. Адресы: 422610, Татарстан Республикасы, Лаеш шәһәре, 1 Май урамы, 16нчы йорт. Музейның экспозициясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның шәхси әйберләре, кораллар, хәрби кием, сугыш еллары йорт кирәк-яраклары, фронттан килгән хатлар, газеталар, китап һәм листовкалар, мактау грамотасы һәм башка материаллар күрсәтелә.

Сылтамалар

Искәрмәләр