Эчтәлеккә күчү

Бангладеш

Мегавики проектыннан
Бангладеш
Байрак
Илтамга
Шигарь Beautiful Bangladesh Edit this on Wikidata
Башкала Дакка
Халык саны 169 356 251 (2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 26 март 1971 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Бангладеш стандарт вакыты, UTC+06:00
Кардәш шәһәрләр Ниссин
Рәсми тел бәңгәл теле
География
Мәйдан 147,570 км²
Координатлар 24.01667°N 89.86667°E Edit this on Wikidata
Дәүләт башлыгы Мөхәммәт Габделхәмит
Хөкүмәт башлыгы Шейх Хасина Вазед
Икътисад
Акча берәмлеге Баңладеш такасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 4% (2014)[1]
КПҮИ 0.661 (2021)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[3]
Телефон коды +880
ISO 3166-1 коды BD
ХОК коды BAN
Интернет домены .bd, .বাংলা

Бангладеш Халык Җөмһүрияте, (бенг. গণপ্রজাতন্ত্রী বাংলাদেশ), Бангладеш (бенг. বাংলাদেশ [ˈbaŋlad̪eʃ] – Көньяк Азиядәге дәүләт. Бөтен чикләре буенча диярлек Һиндстан тарафыннан уратып алынган, бары көньяк-көнчыгышта күпмедер өлештә Бирма һәм Бенгалия култыгы белән чиктәш.

Атама

Хәзерге Һиндстан штаты Көнбатыш Бенгал белән бергә Бенгалия этнолингвистик регионын тәшкил итә. Бангладеш атамасы рәсми бенгали телендә «Бенгалия иле» дигәнне аңлата.

Тарих

Ил чикләренең хәзерге урнашуы Бенгал һәм Һиндстанның 1947 елда бүленүе вакытында, регион «Көнчыгыш Пакъстан» исеме белән яңадан төзелгән Пакъстан дәүләтенә кергәндә ачыклана. Әмма ул чакта «Көнчыгыш Пакъстан» «Көнбатыш Пакъстаннан» 1600 чакрымга сузылган чик белән аерылган була. Сәяси һәм тел дискриминациясе, өстәвенә, икътисади яктан кысу Пакъстанга каршы күтәрелешләр барлыкка килүенә китерә һәм 1971 елгы бәйсезлек өчен сугыш нәтиҗәсендә, Бангладеш дәүләте төзелә. Бәйсезлек алган яшь дәүләткә ачлык, табигый катаклизмнар, коточкыч ярлылык, сәяси тотрыксызлык һәм хәрби түнтәрешлеләр күрергә туры килә. Демократик институтларны кире торгызу бары 1991 елда гына, сәяси көрәш тынгач һәм икътисадый үсеш башлангач кына мөмкин була. Хәзерге көндә Бангладеш дөньяви демократик дәүләт булып санала.

Демография

Бангладеш халык саны буенча дөньяда җиденче урында тора һәм ул дөньяның халык иң тыгыз урнашкан, ярлылык дәрәҗәсе югары булган дәүләтләр исемлегенә керә. Ләкин илдә азмы-күпме икътисадый үсеш көчәя бара һәм хәзерге ярлылык дәрәҗәсе 1990-еллар дәрәҗәсеннән 20% ка кимрәк.

География

Географик яктан дәүләт Ганг һәм Брахмапутра елгалары арасындагы уңдырышлы өлкәдә урнашкан. Бангладешта муссоннар һәм циклоннар аркасында һәр елны су басулар була.

Сәяси хәле

Бангладеш хөкүмәте парламент демократиясе булып тора. Ил Британия Дуслыгы, Ислам Конференциясе Оешмасы һәм башка халыкара оешмалар әгъзасы.

Дин

Бангладешта рәсми дин булган (1988 елдан) ислам вәкилләре ил халкының 90,40 % ын тәшкил итә. Һинд дине Бангладешта икенче иң зур дин, илнең Статистика бюросы мәгълүматы буенча, ил халкының якынча 8,96 % ын алып тора. Башка диннәр тарафдарлары (буддизм, христианлык) да бар.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Бангладешта Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге
Чхота Анхик Мандир
Адинатх Гыйбадәтханәсе, Махешкали
Сонаранг Игезәк Гыйбадәтханәләре
Шушуния тавында мәгарә гыйбадәтханәсе


Искәрмәләр