Чирмиш
Күренеш
| Торак пункт | |
| Чирмиш | |
|---|---|
| 54°15′40″ с. ш. 45°04′46″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Район | Ләмбрә районы |
| Халык саны | |
| Халык саны | 556 кеше |
| Милли состав | татарлар |
| Санлы идентификатор | |
| Телефон коды | 83441 |
| Почта индекслары | 431501 |
|
|
|
Чирмиш, Таласлау (рус. Черемишево) — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы. Чирмиш авылы Таласлау елгасы буенда урнашкан, шуңа күрә аны күбесе елга исеме белән атыйлар.
Авылны 1642 елда Темниковтан килгән 40 татар морзасы нигезләгән. Риваять буенча, Саранск шәһәрен төзергә килгән халыкның бер өлеше Таласлау елгасының ярында, палаткалар корып, яшәгәннәр. Шулар арасында бик чибәр, бик эшчән бер әрзә егете булган. Аның исеме Черимшан булган дип сөйлиләр. Ул егет Саранск шәһәрен төзеп бетергәч тә, шул Таласлау елгасы янында, кечкенә генә өй төзеп һәм гаилә корып, яши башлаган, диләр. Шуңа күрә авылны да аның исеме белән йөртә башлаганнар, ди.[1]
Авылда 1869 елда 144 йорт булган.
Атамасы мордва исеме Черемисьтан (Пермисьтан) килә.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Бу — Мордовия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Төркемнәр:
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Лямбирское сельское поселение)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (төр: русиянең административ-территориаль берәмлеге)
- Мордовия татар авыллары
- Ләмбрә районы торак пунктлары
- Мордовия географиясе турында тәмамланмаган мәкаләләр
- Страницы, использующие расширение Kartographer