Ләмбрә
| Торак пункт | |
| Ләмбрә | |
|---|---|
| 54°16′58″ с. ш. 45°07′54″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Район | Ләмбрә районы |
| Тарих һәм география | |
| Нигез салына | 1642 |
| Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
| Халык саны | |
| Халык саны | 8 457 кеше |
| Милли состав | татарлар |
| Санлы идентификатор | |
| Телефон коды | 83441 |
| Почта индекслары | 431510 |
| Башка мәгълүмат | |
| Русча топонимы | Лямбирь |
|
|
|
Ләмбрә (эрз. Лямбирь, рус. Лямбирь) — Мордовиянең Ләмбрә районы район үзәге, Ләмберә авыл җирлегенең үзәк авылы. Җирлеккә тагын Чирмиш авылы буйсына.
Тарих
Авылны 1642 елда Ләмберә елгасы буенда Темников татарлары нигезли. Авыл атамасы "бур (бура, бора, пора)" - агачлык сүзеннән. "Лам (лям)" - "лём (лайма)" (шомырт).
Авылда 1869 елга 174 йорт булган. 1980 елларда Ләмбрәгә «Мордовмелиорация» күченә. Авылда күп катлы йортлар төзелеш башланган. Шул вакыттан Ләмбрәдә күп санда руслар, мукшылар, украиннар күпләп яши.
Халык
| 1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[7] |
|---|---|---|---|---|---|
| 2 687 | 3 625 | 4 805 | 8 389 | 8 467 | 8 457 |
2010 елга халык саны 8 457 кеше, нигездә татарлар.
Милли состав (2002): татарлар — 50,2%, руслар — 35,0%, мордва — 13,1%.[8]
Икътисад һәм мәгариф
Авыл машиналары заводы, типография, «Сельхозтехника» берләшмәсе, «Мордовмелиорация», СХПК «Нива», ПТУ, 2 урта мәктәп һәм сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты, поликлиника, хастаханә эшли.
Ләмбрәдә Милли татар мәдәнияте үзәге, «Умырзая» ансамбле эшләп килә. Ләмбрәдә ел саен республикада Сабантуе уздырыла.
Чыганаклар
- Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии(үле сылтама)
- История села в лицах. Призыв гәз.
Искәрмәләр
- ↑ GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg3.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg3.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg3.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-08-04, retrieved 2013-01-13
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-01-13
Бу — Мордовия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Лямбирское сельское поселение)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (төр: русиянең административ-территориаль берәмлеге)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (төр: торак пункт)
- Мордовия татар авыллары
- Ләмбрә районы торак пунктлары
- Мордовия район үзәкләре
- Мордовия географиясе турында тәмамланмаган мәкаләләр
- Страницы, использующие расширение Kartographer