Таула
| Торак пункт | |
| Таула | |
|---|---|
| 54°13′28″ с. ш. 45°21′11″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Район | Ләмбрә районы |
| Тарих һәм география | |
| Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
| Халык саны | |
| Халык саны |
|
| Милли состав | татарлар |
| Санлы идентификатор | |
| Почта индекслары | 431514 |
| Башка мәгълүмат | |
| Русча атамасы | Татарская Тавла |
|
|
|
Таула (рус. Татарская Тавла) — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы.
Авылны 17 гасырда темников татарлары нигезли, дип исәпләнә, ләкин биредә электән дә татар авылы булган дип санарга нигез бар. Ирек Биккинин язганча, элек Таула елгасы буенда, Подлесная Таула дигән җирдә татарлар белән эрзә халкы яшәгәннәр. 1681-82 елларда чукындыручылар килгәч, татарлар 15 чакрымга урман эченә китеп, хәзерге Татар Тауласын нигезлиләр.[2] 1710 елда морзалар йортларында 27 кеше яшәгән, татарлар — 434 кеше.
Авылда 1869 елга 87 йорт булган.
2008 елда даими яшәүчеләр 779 кеше булганнар. Ир-атлар 458, хатын-кызлар 321; балалар 165, пенсионерлар 266 (Ямбушева, С.).
Авылның төп проблемасы — аның шәһәргә якын булуы. Авыл хуҗалыгы җирләренең күбесен Мордовия башлыгы Н. Меркушкин кешеләре кулларына төшергәннәр. Алар арендага алган совхоз фермаларында һәм кырларда читтән килгән кешеләр эшли. Оешмаларда 38 кеше, авыл хуҗалыгы предприятиесендә 10 кеше эшли. Калган 400нең күбесе Саранскига эшкә йөри, яки эшсез.
Мәгариф
Таула мәктәбе 1970 елдан 8-еллык була. Укырга теләгән яшьләр күрше Аксюнга йөреп аттестат алган. 1996 елдан - тулы урта мәктәп. 2009 елда 69 бала укыган. Авыл уңайлы урында урнашкан булса да (зур юлга 2-3 км, кала якында гына, Азюрка да шул хәлдә), эш урыннары юклыктан, яшьләр авылда калмый.
Танылган шәхесләр
- Касыйм Хәлилов, Ренат Биккинин — билгеле көрәшчеләр.
- Ирек Биккинин — беренче татар интернет-журналисты, «Татар газетасы» мөхәррире.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Бу — Мордовия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Татарско-Тавлинское сельское поселение)
- Мордовия татар авыллары
- Ләмбрә районы торак пунктлары
- Мордовия географиясе турында тәмамланмаган мәкаләләр
- Страницы, использующие расширение Kartographer