Эчтәлеккә күчү

Төркс һәм Кайкос

Мегавики проектыннан
Төркс һәм Кайкос
Байрак
Илтамга
Шигарь Each Endeavouring, All Achieving Edit this on Wikidata
Башкала Коберн-Таун
Халык саны 44 542 (2020, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1973 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00, UTC−05:00, Төньяк Американ Көнчыгыш сәгать поясы
Рәсми тел инглиз теле
География
ИҖБ Британиянең диңгезарты территорияләре
Мәйдан 417 км²
Координатлар 21.78°N 71.8°W Edit this on Wikidata
Дәүләт башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Хөкүмәт башлыгы Washington Misick
Дитәлләр
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект Edit this on Wikidata
Икътисад
Акча берәмлеге АКШ доллары
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Телефон коды +1649
ISO 3166-1 коды TC
Интернет домены .tc


Төркс һәм Кайкос (ингл. Turks and Caicos Islands) — Багам утрауларының көньяк-көнчыгыш өлешендәге Төркс, Кайкос һәм утыздан артык башка утраулардан гыйбарәт Бөекбританиянең диңгезарты территориясе. Мәйданы 430 км².

Халык саны — 49 000 кеше (2012)[1], шуларның 90% — зәнҗиләр, 10% — мулатлар һәм ак тәнлеләр. Рәсми тел — инглиз теле.

Мәэмүри үзәк — Кокберн-Таун шәһәре.

Утраулар мәрҗән акшарлардан төзелгән булып, рифлар белән чорналган. Тропик пассатлы климат, айлык температуралар 23—27°С. Еллык явым-төшемнәр саны — 700—800 мм. Гарасатлар еш була.

Утраулар 1512 елда Хуан Понсе де Леон тарафыннан кәшеф ителгән. 17 гасырда бирегә кешеләр килеп урнаша башлый. 1766 елдан Бөекбритания биләмәсе. 1874—1962 елларда Ямайка составында булган.

Мәэмүри яктан 6 төбәккә бүленә, шуларның дүртесе Төркс утрауларында, икесе — Кайкос утрауларында.

Икътисад нигезе — туризм, офшор финанс бизнесы һәм балык тоту. Кукруз, боблар, тапиока, сытрус җимешләре һәм яшелчәләр үстерелә.

Искәрмәләр

  1. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-05-06, retrieved 2016-02-20