Аруба
Калып:ДәүләтВМАруба (Калып:Lang2) — Венесуэла ярлары янында, Кариб диңгезенең көньягында урнашкан утрау һәм дәүләти берәмлек. Нидерландлар кыйраллыгы федерациясе тәркибендәге субъект.
Мәйданы — 193 км². Халык саны — 110 663 кеше (2014).[1] Башкала — Ораньестад шәһәре.
Аруба климаты — коры тропик климат. Уртача еллык температурасы — 28 °C.[2] Уртача еллык явым-төшем саны 432 мм, күп өлеше октябрь һәм ноябрь айларында койгыннар булып ява.
Утраулар 1499 елда испаннар тарафыннан кәшеф ителгән. 1513 елда җирле халык Һаити утравындагы бакыр рудникларына сөрелгән һәм анда тулысынча үлеп беткән. 1636 елда Нидерландлар биләмәсе.
Икътисад нигезе — туризм, банк Калып:Commentсе, нефть саклау һәм эшкәртү.
1986 елның 1 гыйнварында Калып:Тәрҗемә ителмәгән 3 составыннан чыгып, мөстәкыйль рәвештә Нидерланд корольлеге составына керә, Кюрасао, Бонайре утраулары белән берлектә Калып:Тәрҗемә ителмәгән 3) төзи.
Диннәр
2018 елда Арубада уздырылган халык исәбен алу мәгълүматы буенча, Аруба утравында яшәүчеләрнең (105 806 кеше, 2018 елга) 81 % ы – католиклар [3], якынча 7,8 % ы – протестантлар. Калган диннәр ― 11,4 % (Һинд дине, Ислам, Конфуций һәм Яһүд дине тарафдарлары) [4].