Эчтәлеккә күчү

Ангилья

Мегавики проектыннан
Ангилья
Байрак
Илтамга
Шигарь Unity, Strength and Endurance Edit this on Wikidata
Башкала Валли
Халык саны 14 738 (2018, бәя) Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00
Рәсми тел инглиз теле
География
ИҖБ Британиянең диңгезарты территорияләре
Мәйдан 91 км²
Координатлар 18.23°N 63.05°W Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Ellis Webster
Икътисад
Акча берәмлеге Көнчыгыш Кариб дуллыры
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Телефон коды +1264
ISO 3166-1 коды AI
Интернет домены .ai

Ангилья (Әңгилья, ингл. Anguilla, әйтелеш: [æŋˈɡwɪlə]) — Бөекбританиянең үзидарәле диңгезарты территориясе.

Мәйданы 102 км². Халык саны — 13 037 кеше (2011)[1][2], шуларның 90% — зәнҗиләр, 4,6% — мулатлар, 3% — ак тәнлеләр. Өч чагыштырмача зур һәм егермегә якын вак утрау һәм мәрҗән рифларынан гыйбарәт.

Башкала — Валли шәһәре.

Тропик пассатлы климат, уртача еллык температурасы +28°С. Июль-октябрьдә гарасатлар була.

Утрауның кайчан һәм кем тарафыннан ачылганлыгы төгәл билгеле түгел. 1650 елдан Бөекбритания колониясе. 1980 елдан — диңгезарты территория.

Икътисад нигезе — туризм, офшор бизнесы һәм балык тоту. Аз күләмнәрдә омарлар, тоз һәм ром читкә чыгарыла. Ягулык, азык-төлек, сәнәгать мәхсулатлары һәм текстиль импортлана.

Диннәр

2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Ангилья халкының зур күпчелеге христианнар: англикан чиркәве диндарлары – 29 %, методистлар – 23,9 %, илленчеләр – 7,7 %, җиденче көн адвентистлары – 7,2 %, Көнбатыш Һиндстан чиркәве диндарлары – 7,6 %, баптистлар – 7,3 %, католиклар – 5,7 %, Йәһвә шаһитлары – 0, 7 %. Башка диннәр (растаманнар, Һинд дине, плимут кардәшләре, Ислам) – 6 %, атеистлар – 4 % [3].

Ангильяда Мөселман мәдәни үзәге (Muslim cultural centre) ачылган һәм эшли[4].

Искәрмәләр

  1. ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-11-21, retrieved 2016-02-22 
  2. ↑ Geohive (2011), archived from the original on 2013-06-17, retrieved 2016-02-22 
  3. ↑ Население Ангильи (2001 год)
  4. ↑ Persons by Religion, Census 1992 and 2001 (Table 14). Statistics Department of Anguilla. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2008. Архивировано 24 ноябрь 2007 года.