Темәс
Күренеш
| Авыл | |
| Темәс | |
|---|---|
| баш. Темәс | |
| 52°59′24″ с. ш. 58°06′37″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Район | Башкортстанның Баймак районы |
| Тарих һәм география | |
| Сәгать кушагы | UTC+05:00 |
| Халык саны | |
| Халык саны | |
| Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
| Санлы идентификатор | |
| Почта индекслары | 453663 |
|
|
|
Темәс — Башкортстанның Баймак районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 3529 кешенең яшәве мәгълүм.[3]
Темәс — Көньяк Урал төбәгендә иң зур авылларның берсе. Төп халкы — Бөрҗән ыруы башкортлары. Авылда 1795 елда — 348, 1859 елда — 808, 1885 елда — 950, 1920 елда 2491 кеше исәпләнгән. Темәс авылының нәкъ уртасындагы калкулыкта Сакмар елгасы ярында ике катлы бина урнашкан. Ул — 1896-1897 елларда төзелгән Тәңгәвер кантоны башкарма комитеты бинасы. 1919 елның гыйнварыннан мартына кадәр монда Башкортстан Хөкүмәте эшләгән. 21-23 февральдә биредә башкортларның хәрби съезды үтә һәм идарә итүнең яңа органы — Вакытлы комитет төзелә. Бүген бу бинада тарихи-туган якны өйрәнү музее урнашкан.[4]
Демография
Халык саны динамикасы:
| 2002[5] | 2009[5] | 2010[3] |
|---|---|---|
| 3517 | 3920 | 3529 |
Шәхесләр
- Рафаил Әбсәләмов (1950), табиб. БАССР XII чакырылыш Югары Советы депутаты.
- Рәшит Ирназаров (1935), социология фәннәре докторы (1999), профессор (2002). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), фән эшлеклесе (2002).
- Ридик Фәсхетдинов (1940―2022), баянчы, БАССР халык (1982), РСФСР атказанган (1989) артисты.
Искәрмәләр
- ↑ GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ 3,0 3,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-28
- ↑ http://kiziltan.ru/useruploads/KT_221_20_11_12.pdf(үле сылтама)
- ↑ 5,0 5,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
Сылтамалар
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Төркемнәр:
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Темясовский сельсовет)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Баймак районы)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Җылаер кантуны)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (төр: русиянең административ-территориаль берәмлеге)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (төр: торак пункт)
- Башкортстан авыллары
- Страницы, использующие расширение Kartographer