Эчтәлеккә күчү

Баймак

Мегавики проектыннан
Шәһәр (1938 елдан)
Баймак
баш. Баймаҡ
Герб
Герб
52°35′00″ с. ш. 58°19′00″ в. д.GЯO
Ил
Тарих һәм география
Нигез салына 1840 еллар
Беренче телгә алыну 1850
Мәйдан 139 км²
Мәркәз биеклеге 500 м
Климат төре уртача
Сәгать кушагы UTC+05:00
Халык саны
Халык саны 17 534 кеше
Милли состав башкортлар, руслар, татарлар
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Санлы идентификатор
Телефон коды 34751
Почта индекслары 453630

baimak.ru
Показать/скрыть карты

Баймак (рус. Баймак, баш. Баймаҡ) — шәһәр, Баймак районының административ үзәге (1930 елдан алып). Башкортстанның Урал аръягының көньягында, Уфадан көньяк-көнчыгышка 489 км һәм Сибай тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка таба 35 км ераклыкта Таналык елгасы буенда урнашкан. Мәйданы — 139 км². Халкы (мең кеше): 1920 елда — 2,5; 1939 — 11,3; 1959 — 10,6; 1989 — 15,8; 2002 — 17,2; 2010 — 17,7. Милли составы (2002): башкортлар — 69,8%, руслар — 23,1%, татарлар — 5,1%.

Тарихи белешмә

Баймак (2014)

1844—50 елларда Верхнеурал өязе Бөрҗән вулысы Буранбай (Асыл) авылы башкортлары үз җирләрендә Таналык авылы буларак нигез һала. Башка мәгълүматләр буенча, 18 гасыр уртасында Таналык елгасы буенда Кананикольск заводы һәм Преображенск заводының металл базасы буларак Таналык-Баймак (икенче исеме вулыс старшинасы Баймак Бикбулатов исеменнән) исеме белән нигезләнгән. Башкорт ихтилалы (1755—56) вакытында яндырыла, 1850 елда Бөрҗән вулысы Буранбай (Асыл) авылы кешеләре тарафыннан тергезелә. 1866 елда ауыл Таналык (Баймак) исеме белән теркәлгән, 23 йортта 131 кеше яшәгән, малчылык белән шөгыльләнгәннәр. 19 гасырның 70 че елларда биредә сибелмә алтын яткылыклары эшкәртелә башлагач, руслар күчеп утырган. 1900 елда Таналык исеме белән исәпкә алынган (31 йортта 172 кеше). Мәчет, рус-башкорт мәктәбе булган, ярминкәләр үткәрелгән.

1912 елда авыл тирәсендә Таналык-Баймак заводы төзелгән. 1920 елда Таналык һәм Баймак авыллары теркәлгән, алар 1925-30 елларда бер Баймак авылы кушылган. 1928 елдан алып эшчеләр бистәсе, 1930 ел — Баймак-Таналык районының, 1933 елда — Баймак районының административ үзәге. 1938 елда хәзерге статусын ала; Баймак эченә Әбделмөэмин авылы кергән.

Икътисад

Баймак “Баймакгазспецстрой” ЯАҖ, икмәк заводы, ит-консерва комбинаты, катнаш мал азыгы заводы, “Башкиргеология” ААЙ экспедициясе, ПМК һ.б. эшли. Баймак аша Сермән – Амангилде - Баймак, Магнитогорски - Ира автомобиль юллары үтә.

Мәгариф һәм мәдәният

Баймак 2 ПУ, 5 гомумбелем бирү мәктәбе (ш. ис. Баймак урта мәктәбе №1), 2 лицей-интернат, 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, балалар сәнгать мәктәбе, ДЮСШ; үзәк район хастаханәсе; мәдәниәт сарае, Баймак башкорт халык театры, китапханә, Баймак музее, Баймак җәмигъ мәчете бар. Шәһәрдә 8 халык һәм 2 үрнәкле үзешчән сәнгать коллективы, Баймак халык курайчылар ансамбле эшли. “Баймакский вестник”, “Һакмар” газеты чыга. Шәһәрдә 10 га якын мәдәни мирас объекты урнашкан: шәһәр хастаханәсе бинасы (19 гасыр ахырында төзелгән), сәүдәгәр Кабанов йорты (1908—13), Баймак заводы корпусы (1913), Мирхәйдәр Фәйзигә (1958 елда куелган), Таналык-Баймак эшче депутатлары советының беренче рәисе Л.А.Азановка (1968), Ш.Ә.Ходайбирдинга (1975) һәйкәлләр һ.б.

Күренекле шәхесләр

Чыганаклар

Калып:Башкортлар саны буенча Русия торак пунктлары