Сакмар
| Сакмар | |
|---|---|
| башк. Һаҡмар | |
| Тавсирлама | |
| Озынлык | 798 км |
| Бассейн | 30 200 км² |
| Су агымы | |
| Су башы | |
| • Географик координаталар | 53°17′58″ с. ш. 58°07′35″ в. д.GЯO |
| Тамак | Урал |
| • Урнашкан | Оренбург |
| • Географик координаталар | 51°46′20″ с. ш. 55°01′35″ в. д.GЯO |
| ГВРдагы коды | 12010000512112200004778[1] |
| ГКГНдагы номеры | 0706814 |
| Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар | |
Сакмар (баш. Һаҡмар) – Россиядәге елга. Башкортстан (348 чакрым) һәм Оренбург өлкәсе (412 чакрым) җирләре аша үтә һәм Оренбург шәһәре тирәсендә Җаек елгасына коя.
Географик мәгълүмат
Озынлыгы 798 чакрым, бассейн мәйданы 30 200 км². Елга Уралтау сыртының битләрендә, Башкортстанның Әбҗәлил районында башлана.
Су артымы, күбесенчә, кар аша. Ташу апрельдән июнь башына кадәр дәвам итә. Уртача су чыгымы тамактан 55 чакрым ераклыкта 144 м²/с. Ноябрьдә боз белән каплана һәм апрельдә ачыла.
Шактый мул сулы елга булып тора. Агымы тиз, Оренбургга якынлашканда тыныч. Елганың суы җәй көне дә салкын (бик кызу көннәрдә 23 градуска җитә). Киңлеге урыны белән 80 метрга җитә, тирәнлеге 5 метргача. Җаек елгасындагы температура белән чагыштырганда, Сакмарда температура 2 градуска түбән.
Кушылдыклар
- Яман Җылаер Кирмәнле Җылаер
- Урман Җылаер
- Олы Иек
- Катрала
- Саелмыш
Торак пунктлар
Сакмар елгасында Куандык шәһәре, Сарыкташ, Кара Отрог, Сакмара, Никольское, Татар Каргалысы һәм башка торак урыннар урнашкан.
Сылтамалар
- Сакмара в «Словаре современных географических названий»(үле сылтама) [рус.]
- Сакмара елгасы күренешләре 2011 елның 5 июль көнендә архивланган. [рус.]
Бу — Ырынбур өлкәсе географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 2. Урало-Эмбинский район / под ред. З. Г. Марковой. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 152 с.