Николаев (Николаев өлкәсе)
| Торак пункт | |||||
| Николаев | |||||
|---|---|---|---|---|---|
| укр. Миколаїв | |||||
| | |||||
|
|||||
| 46°58′ с. ш. 32°00′ в. д.GЯO | |||||
| Ил | |||||
| Район | Николаев районы (Николаев өлкәсе) | ||||
| Эчке бүленеш | 4 район | ||||
| Шәһәр башлыгы | А. Ф. Сенкевич | ||||
| Тарих һәм география | |||||
| Нигез салына | 1789 | ||||
| Мәйдан | 260[1] км² | ||||
| Мәркәз биеклеге | 53 | ||||
| Сәгать кушагы | UTC+02:00 һәм UTC+03:00 | ||||
| Халык саны | |||||
| Халык саны | 470 011[2] кеше | ||||
| Халык тыгызлыгы | 1882 кеше./км² | ||||
| Агломерация | Николаев агломерациясе | ||||
| Милли состав | украиннар (72,6 %), руслар (22,6 %) | ||||
| Санлы идентификатор | |||||
| Телефон коды | 512 | ||||
| Почта индекслары | 54001—54058 | ||||
| Автомобиль коды | BE һәм НЕ / 15 | ||||
| Башка мәгълүмат | |||||
| Бүләкләр |
|
||||
|
|
|||||
Никола̄ев, Мыколайив яки Балабан (укр. Миколаїв, рус. Николаев, кырымтат. Balaban) — Украина көньягында урнашкан шәһәр. Украинаның икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Халык саны буенча илнең тугызынчы шәһәре[3].
География
Шәһәр Украинаның дала зонасының көньяк өлешендә, Көньяк Буг һәм Ингул елгалары тарафыннан юылган ярымутравында урнашкан.
Климат
Шәһәр климаты уртача континенталь, җылы кыш һәм эссе җәй белән.[4]
| Николаев климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Уртача температура, °C | −3,1 | −1,8 | 2,6 | 10,2 | 16,5 | 20,4 | 22,3 | 21,8 | 16,9 | 10,3 | 4,4 | −0,1 | 10 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 472 | ||||||||||||
| Чыганак: Климат Николаева (meteoprog.ua) | |||||||||||||
Тарих
Николаев 1789 елда Григорий Потёмкин тарафыннан суднолар төзү верфләр янындагы бистә буларак нигезләнгән. Озак вакыт биредә Кара диңгез флотының штабы урнашкан.
1862 елда Николевта эре диңгез порты ачылган; 19 гасырның азагында ук Николаев порты чит илләре белән сәүдә итү күләме буенча илдә өченче урында, ә ашлыкны экспортлау буенча беренче урында торган.
1918 елда шәһәр беренче тапкыр чит ил гаскәрләре тарафыннан басып алуны кичергән. 1920 елда Николаевта совет хакимияте урнаштырылган.
Бөек Ватан сугышы барышында (1941 елның 16 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1944 елның 28 мартында азат ителә. Сугыштан соңгы вакытында Николаев — ССРБ суднолар төзү үзәкләренең берсе.
Халык
| 1897[5] | 1926[5] | 1939[5] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2001[10] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 92 012 | 101 182 | 168 676 | 226 207 | 331 037 | 439 915 | 502 776 | 514 136 |
Милли состав (2001): украиннар — 72,7 %, руслар — 23,1 %.
Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 56,8 %, украин теле — 42,2 %.[11]
Икътисад
Икътисад нигезе — суднолар төзү. Шуның өстенә, Николаевта элетротехника һәм электрон сәнәгате ширкәтләре бар. Глинозөм заводы, азык-төлек сәнәгате ширкәтләре.
Кардәш шәһәрләр
Искәрмәләр
- ↑ Николаев. Социально-экономическая характеристика (gorsovet.mk.ua). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2011. Архивировано из оригинала 23 март 2011 года.
- ↑ Чисельність наявного населення України на 1 січня 2022
- ↑ Юрий Крючков. От автора. Введение // История улиц Николаева: топонимический путеводитель по городу и окрестностям. — Николаев: Возможности Киммерии, 1997. — 160 с.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2020-10-27, retrieved 2020-10-24
- ↑ 5,0 5,1 5,2 http://pop-stat.mashke.org/ukraine-cities.htm
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=14&rn=&id=&botton=cens_db
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-31, retrieved 2014-04-21