Эчтәлеккә күчү

Мүнхен

Мегавики проектыннан
Мүнхен
алман. München[1]
БайракИлтамга
Коллаж
Хештег München һәм Munich
Административно делится на Альтштадт-Леэль[d], Ludwigsvorstadt-Isarvorstadt[d], Максфорштадт[d], Швабинг-Вест[d], Au-Haidhausen[d], Q262879?, Q224635?, Q166011?, Нойхаузен-Нимфенбург[d], Q263163?, Q251311?, Schwabing-Freimann[d], Bogenhausen[d], Q533054?, Q538037?, Ramersdorf-Perlach[d], Q254178?, Унтергизинг-Харлахинг[d], Талькирхен-Оберзендлинг-Форстенрид-Фүрстенрид-Зольн[d], Хадерн[d], Пазинг-Оберменцинг[d], Q533095?, Q252295?, Фельдмохинг-Хазенбергль[d] һәм Q259879?
Карта местонахождения
Подробная карта
Участник организации или коллектива Climate Alliance[d][2], Мэры за мир[d][3], Bayerischer Städtetag[d][4] һәм Working Group of Bicycle-Friendly Municipalities in Bavaria[d][5]
Глава исполнительной власти Дитер Райтер[d]
Язык общения алман теле һәм австро-баварский язык[d]
Этнохороним Münchner, Münchnerin, Münchnerinnen, Munkenano, Munichoise[6], Munichois[6], мюнхенец, мюнхенцы, мюнхенець, мюнхенка, мюнхенці һәм münchenez
Гимн Q1494592?
Первое письменное упоминание 14 июнь 1158[7][8]
Официальное название алман. München[1]
МФА-транскрипция ˈmʏnhən
Местный телефонный код 089
Зимнее изображение
Площадь
Часовой пояс UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Полученные награды
Находится в акватории или на берегу водоёма Изар[d], Q1673718?, Вюрм[d], Айсбах[d], Auer Mühlbach[d], Q1746836?, Q1258092?, Q1746458?, Q19250109? һәм Q202655?
Является административным центром Бавария[1], Мүнхен[d] һәм Югары Бавария[d]
Изображение
Стоимость 6 600 000 000[11]
Находится в пределах природно-географического объекта Q1117899?
Изображение печати/эмблемы
Бюджет 7 100 000 000[12]
Текст девиза Weltstadt mit Herz һәм München mag Dich
Граничит с Мүнхен[d], Дахау[d], Фюрстенфельдбрук[d], Гархинг-бай-Мюнхен, Q55278376?, Q55278629?, Нойбиберг, Обершлайсхайм, Исманинг, Унтерфёринг, Ашхайм, Фельдкирхен (Мюнхен), Хар (Мюнхен), Пуцбрунн, Унтерхахинг, Грүнвальд, Нойрид (Мюнхен), Планегг, Пуллах-им-Изарталь һәм Грефельфинг
Официальный сайт stadt.muenchen.de/… [алм.]
Государство
Административно-территориальная единица Югары Бавария[d]
Вид в ночное время
Численность населения
Код автомобильного номера M
Краткое имя или название M[14]
Вид с воздуха
Количество подписчиков в соцсети 268 686 һәм 7040
Город-побратим Эдинбург[15][16], Верона[17][18], Бордо[19][20], Саппоро[21][22], Синсинәти[23][24], Киев[25][26], Һараре[d][27] һәм Монтеррей
Дата возникновения 1158[28]
Категория для людей, похороненных здесь Категория:Похороненные в Мюнхене[d]
Категория фильмов, снятых в этом месте Category:Films shot in Munich[d]
Высота над уровнем моря 519 ± 0
Названо в честь кәшиш[d]
Почтовый индекс 80331–81929[29]
Описывается по ссылке muenchenwiki.de/w… [алм.]
muenchen.de [алм.]
Континент Европа
Карта
Логотип РУВИКИ.Медиа Мүнхен РУВИКИ.Медиада

Мүнхен (алман. München [ˈmʏnçən], баварча Minga — Изер суы буендагы, Алманиянең көньяк өлешендә, Бавария (Bayern) федераль җиренең башкаласы һәм Югары Бавария административ өлкәнең үзәге. 2011 елда Мүнхенда 1 410 259 кеше яшәгән, шул рәвешле ул Алманиянең халык саны буенча өченче шәһәре, Берлин белән Һамбургтан кала.

Тарихи белешмә

Мюнхен каласы бик борынгы, язма тарихы гына да мең елга якын. Алмания кабиләләренең берсе — баварлар төзегән герцоглык һәм корольлек башкаласы. 1158 елдан, герцог Генрих Арыслан заманында шәһәр рәвешендә танылган.

Мюнхен — Алманиянең борынгы мәдәният үзәге. Аның 1472 елда нигезләнгән университетында 32 меңнән артык студент укый. 1759 елда ачылган Фәннәр Академиясе бүген дә уңышлы эшләп килә. Архитектура һәйкәлләреннән Иске ратуша (1470), Патерскирхе чиркәве (1278) биналары борынгылыклары һәм матурлыклары белән хөрмәт уята.

1933 елда Мюнхен алман милләтчеләренең башкаласы булып торган, биредә Гитлер хакимияткә килгән. 1938 елда Мүнхенда Алмания, Италия, Бөекбритания һәм Франция арасында килешү төзелгән. Килешү буенча Чехословакиянең өчтән бер өлеше Алмания файдасына тартып алына.

Икенче бөтендөнья сугышы барышында Мүнхен 71 тапкыр авиация һөҗүмнәренә дучар була. Шәһәрнең тарихи үзәге тулысы белән диярлек җимерелгән. 815 мең халыкның сугыш ахырында 480 меңе генә калган.

1972 елда монда Олимпиада уеннары узган. Аңа әзерлек алып барган вакытта шәһәр үзәге торгызылган, олимпия авылы һәм метрополитен төзелгән, транспорт челтәре яңартылган.

Мюнхен үзенең сыра кайнату традицияләре белән данлыклы. Шәһәрдәге алты сыра кайнату заводы Октоберфест – сыра, криндел, куырылган тавык ите һәм карусельләр бәйрәмен эчемлек белән тәэмин итә.

Мюнхен шәһәре Европа цивилизациясенең үзәге, биредә бүген иң көчле медицина, иң көчле космик технология үзәге. Үзенең дөньяда билгеле университетлары, Аурупада иң зурлардан саналган китапханәгә, Макс Планк институтына һ.б. күрә Мүнхен фән үзәге булып санала.

Мюнхен фабрикалары электровоз, троллейбус, автомобил, мотоцикл, электр, фото, оптика әйберләре, химия эшләнмәләре, тукыма, өс һәм аяк киемнәре, полиграфия машиналары, кәгазь, азык-төлек һәм башка товарлар җитештерә. Мюнхеннең сыра ярминкәләре, кәртин галереяләре ерак-еракларда дан тота. Йөзләгән гәҗит-журнал, меңләгән китап чыгара, дистәләгән спектакль куя, куәтле радио-телевидение үзәге рәвешендә дә таныла.[30]

Истәлекле урыннар

Файл:Rathaus and Marienplatz from Peterskirche — August 2006.zugeschnitten.jpg
Яңа ратуша

Шәһәрнең үзәк мәйданы – Мариенплац тирәсендә Мүнхенның иске ратушасы (алман. Altes Rathaus) һәм яңасы (алман. Neues Rathaus) урнашканнар.

Архитектура һәм мәдәни истәлекләр арасында Иске шәһәр (алман. Altstadt) аеруча кызыклы.

Фрауэнкирхе (алман. Frauenkirche) — Мүнхендагы иң биек чиркәве (99 метр), шәһәрнең символы булып тора. Ул чиркәү XV гасырда готик өслүбтә төзелгән. Биредә Людвиг IV Баварияле императорның каберлеге урнашкан.

Изге Петер чиркәве (алман. Peterskirche, Alter Peter) — Мүнхеннның иң борынгы чиркәве, ул XII гасырда төзелгән. Ул романтик өслүбтә төзелгән, ләкин XIV гасыр башында янып чыккач, аны готик рухта торгызалар.

Шәһәрнең иң ямьле чиркәве – Азамкирхе (алман. Asamkirche) 1729—1771 елларда төзелгән һәм Европа соңгы барокко шедевры булып санала.

Мюнхенда Октоберфест фестивале үткәрелә. Шәһәрдә Россия консуллыгы бар.

Музейлар

Азатлык радиосы

Икенче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшкән һәм «Идел-Урал» легионында, шул исемдәге комитетларда эшләгән татарларның бер өлеше сугыштан соң бирегә килеп урнашкан. 1953 елда АКШ тарафыннан «Азатлык» татар-башкорт радиосы ачылгач, аның үзәге Мүнхенда була һәм ул үз тирәсендә зыялы татарларны туплый. Өченчедән, бирегә сугыштан соң Төркиядән меңләгән эшче килә, алар арасында татарлар да була.

Шулай ук карагыз

Мәгариф һәм фән

Заманча Мүнхен-мәдәни һәм музей кыйммәтләре тупланган урын гына түгел, ә эре сәнәгать һәм тикшеренү үзәге дә. 6 миллион томлык Европада иң эре Бавар дәүләт китапханәсе, плазма Физика институты, Макс Планк җәмгыяте, атом-төш фәнни-тикшеренү реакторы һәм башка күп кенә учреждениеләр.

Мүнхен ярдәмендә Европа фәнендә ныклы позицияләрне саклый. Шулай ук шәһәрдә Бавар Фәннәр академиясе һәм сәнгать академиясе, филармония, югары музыка мәктәбе, Мүнхен техник университеты, Мүнхен университеты (1472 елда Ингольштадтада нигез салынган, 1826 елдан Мюнхенда), Украин Ирекле университеты, Гизинг һәм Зендлинг обсерваторияләре урнашкан.

Чыганаклар

  1. ↑ 1,0 1,1 1,2 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе, Австрийская национальная библиотека Record #4127793-4 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  2. ↑ https://web.archive.org/web/20180806123507/http://www.klimabuendnis.org/nc/kommunen/das-netzwerk.html
  3. ↑ http://www.mayorsforpeace.org/english/membercity/map/europe.html
  4. ↑ https://www.bay-staedtetag.de/bayerischer-staedtetag/mitglieder/alphabetische-liste/
  5. ↑ https://agfk-bayern.de/mitglieder-karte/
  6. ↑ 6,0 6,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  7. ↑ München in Zahlen (нем.)
  8. ↑ Augsburger Schied
  9. ↑ https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/LaenderRegionen/Regionales/Gemeindeverzeichnis/Administrativ/Aktuell/05Staedte.html
  10. ↑ Alle politisch selbständigen Gemeinden mit ausgewählten Merkmalen am 31.12.2018 (4. Quartal) — Federal Statistical Office.
  11. ↑ https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtverwaltung/Stadtkaemmerei/Haushalt/Einzahlungen.html
  12. ↑ https://stadt.muenchen.de/dam/jcr:3f134f3a-b10a-4cfc-962d-c4fd233df576/Stadthaushalt_2021-Online-Version.pdf
  13. ↑ register of German municipalities (4th quarter 2022) (нем.) — DESTATIS, 2023.
  14. ↑ ISIL- und Sigeladressen mit Koordinaten ausgestattet — Берлин дәүләт китапханәсе, 2016.
  15. ↑ https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Edinburgh.html
  16. ↑ https://www.edinburghlive.co.uk/news/edinburgh-news/edinburghs-ten-sisters-remarkable-cities-18177349
  17. ↑ https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Verona.html
  18. ↑ https://www.comune.verona.it/nqcontent.cfm?a_id=5485
  19. ↑ https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Bordeaux.html
  20. ↑ http://www.bordeaux.fr/ebx/LinkResolverServlet?classofcontent=presentationStandard&id=5349
  21. ↑ https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Sapporo.html
  22. ↑ http://www.city.sapporo.jp/kokusai/sistercity/munchen.html
  23. ↑ https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Cincinnati.html
  24. ↑ https://www.cincinnatisistercity.org/munich
  25. ↑ https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Kiew.html
  26. ↑ https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf
  27. ↑ https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Harare.html
  28. ↑ Burkhart M. Stadtgründung München: Brannte die Brücke? (нем.) / Hrsg.: Баварское радиовещание — 2012.
  29. ↑ https://www.muenchen.de/leben/service/postleitzahlen.html
  30. ↑ Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С., Федорова Э.Н., Татар теле. Хрестоматия. (Гуманитар факультетлар өчен) бит144, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-11-21