Һамбург
Ирекле Ганза Гамбург шәһәре (алман. Freie und Hansestadt Hamburg) — Алмания Федератив Җөмһүриятендә урнашкан шәһәр һәм бер вакытта Алманиянең 16 Федераль җирләрнең берсе - төбәк[11], тарихи Шәһәр-дәүләт.
Халык саны буенча Алманиядә икенче, Европа Берлегендә җиденче урын алып тора. 2014 елда шәһәрдә 1 803 752 кеше яшәгән[12] .
География
Гамбург Эльба елгасының тамагында, Төньяк диңгезенә койган урынында урнашкан, иң зур Европа портларыннан исәпләнә.
Тарих
808 елда император Бөек Карл Hammarburg кальгасы төзи. Иске саксонча елга буенда урнашкан кала дигәнне аңлата.
Урта гасырларда Гамбург Ганза сәүдә берләшмәсенә кергән.
Танылган шәхесләр
Гамбургта бөек композиторлар Георг Гендель һәм Густав Малер иҗат иткәннәр. Әле биредә мәшһүр музыкачы Дитер Болен яшәп ята.
Гамбургта 17 гасырда фосфор ясаган экспериментатор Хенниг Бранд яшәгән
Кызыклы фактлар
Гамбург Европа шәһәрләре арасында күперләр саны буенча беренчелекне алып тора. Аларның төгәл саны да билгесез (2300 белән 2500 арасында, Венециядә 400 генә).
Гамбургның иң зур районы — Альтона исемле. Гамбург «ирекле шәһәр» буларак мөстәкыйль тормыш алып барганда, Альтона Дания падишаһлары биләмәсендә кала.
Гамбургта «Ак Тайсон» — Руслан Чагаев күнекмәләр ясый.
Галерея
-
Үзәк Ратуша -
Ланд Югары мәхкәмәсе -
Альтон Ратушасы -
Алман милли театры -
Мүзикхолл -
Бисмаркка һәйкәл -
«Изге» Екатерина чиркәве -
«Изге» Гертруда чиркәве -
Гамбург телевизион манарасы
- ↑ register of German municipalities (4th quarter 2022) (нем.) — DESTATIS, 2023.
- ↑ https://www.onomastik.com/on_geschichte_hamburg.php
- ↑ http://www.klimabuendnis.org/nc/kommunen/das-netzwerk.html
- ↑ http://www.mayorsforpeace.org/english/membercity/map/europe.html
- ↑ 5,0 5,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ Alle politisch selbständigen Gemeinden mit ausgewählten Merkmalen am 31.12.2018 (4. Quartal) — Federal Statistical Office.
- ↑ ISIL- und Sigeladressen mit Koordinaten ausgestattet — Берлин дәүләт китапханәсе, 2016.
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.
- ↑ https://www.hamburg.de/pressearchiv-fhh/4004676/2013-06-10-pr-auckland-und-hamburg2/
- ↑ http://legislacao.prefeitura.sp.gov.br/leis/lei-14471-de-10-de-julho-de-2007
- ↑ Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь аналогы
- ↑ Калып:Metadata Population DE-HH
