Эчтәлеккә күчү

McDonald’s

Мегавики проектыннан
McDonald’s
Байрак[d]
Основатель Q20894524?, Q20894525?, Рей Крок[d] һәм Ричард һәм Морис МакДональдлар[d]
Названо в честь Ричард һәм Морис МакДональдлар[d]
Общая выручка
Официальное название ингл. McDonald's Corporation
Число сотрудников
Полученные награды
Биржа MCD[3] һәм Tokio fond birjası
Генеральный директор Кемпчински, Крис[d]
Отрасль Q1442415?, җәмәгать туклануы[d], accommodation and food service activities[d][4] һәм пищевая и табачная промышленность[d][4]
Расположение штаб-квартиры
Официальный сайт mcdonalds.com [ингл.]
Дочерние компании (организации, учреждения) Q12061541?
Текст девиза I'm loving it, Ich liebe es, C'est tout ce que j'aime, вот что я люблю, Me encanta, 我就喜欢 һәм Gosto tanto
Владелец Vanguard Group[d][6], BlackRock[d][6] һәм State Street Corporation[d][6]
Логотип
Место основания Сан-Бернардино
Совокупные активы
Прозвище Mickey D's, Megges, McDo, Mekáč, Мак; Макдак, マック, マクド, 麥記, Meki, Mekdi һәм McDo
Количество подписчиков в соцсети 4 780 389 һәм 647 000 ± 999[8]
Дата возникновения 15 май 1940
Собственный капитал
Внешний аудитор Ernst & Young LLP[d][9]
Государство
Чистая прибыль
Продукция Sausage McMuffin with Egg[d], Биг Мак[d], Quarter Pounder[d], Chicken McNuggets[d], Filet-O-Fish[d], McWings[d], Grilled Chicken Burger[d], Биг Тейсти[d], McFlurry[d], McChicken[d], картошка фри[d], McRib[d], McWrap[d], освежающий напиток[d] һәм apple turnover[d]
Организационно-правовая форма гаммәви ширкәт[d]
Операционная прибыль
Персонаж-талисман Рональд Макдональд[d]
Изображение
Логотип РУВИКИ.Медиа McDonald’s РУВИКИ.Медиада

McDonald’s Corporation (Макдо́нальдс) — АКШ ширкәте, дөньяда иң зур «тиз ризык» рестораннар челтәре. 2009 елның Fortune Global 500 исемлегенә керә (388 нче урын). Штаб-фатиры Чикаго янында булган Оук-Брукта урнаша.

Тарих

Ширкәтне 1940 елда бертуган Дик һәм Мак Макдоналдлар нигезлиләр. 1948 елда беренче тапкыр «тиз ашау» принцибы уйлап чыгарыла. Беренче ресторан исә Сан-Бернардинода (Калифорния) ачыла.

Мәскәү шәһәрендә урнашкан ресторанның берсе

1954 елда Рей Крок Макдоналд бертуганнардан франчайзинг буенча агент булу хокукын сатып ала. 1955 елда ул Иллинойс штатында урнашкан Дес-Плейнз шәһәрендә үзенең беренче McDonald’s ресторанын ача (хәзерге вакытта бу ширкәт музее). 1955 елда Крок McDonald’s System, Inc ширкәтен терки (1960 елда исеме McDonald’s Corporation-га үзгәртелә).

Хәзерге эшчәнлек

2009 елның июненә McDonald’s маркасы астында 118 төрле илдә урнашкан 32 060 ресторан эшләде. Рестораннарның төп ассортименты — гамбургерлар, сэндвичлар , бәрәңге фри, десертлар, эчемлекләр һ. б. Кайбер илләрдә сыра сатыла.

Дөньяда McDonald’s рестораннарның таралышы

2008 ел да ширкәттә 400 мең кеше эшләде. Шул ук елда ширкәт табышы $23,5 млрд тәшкил итте.

Русиядә ширкәт хәләте

Ширкәтнең Русиядәге беренче рестораны 1990 елның 31 гыйнварында Мәскәүдә ачылды. Бу чын сенсация булды, чөнки ресторанга эләгер өчен берничә сәгать чиратта басып торырга туры килде. Ачылу көнендә ресторанда 30 мең кеше булды. 1996 елда McDonald’s Санкт-Петербург шәһәрендә дә ачыла.

Татарстанга килгәндә исә, Казанда 9, Яр Чаллыда 2, Түбән Камада һәм Әлмәттә 1 McDonald’s бар.

Тәнкыйть

Хәзерге вакытта McDonald’s ширкәте зур тәнкыйть астына дучар була. «Super Size Me» документаль фильмында төп каһарман 20 көн дәвамында фастфудны гына ашаган иде, шул исәптән көненә кимендә бер тапкыр McDonald’s-та ашарга тиеш иде. Эксперимент тәмамлангач, сәламәтлек өчен нәтиҗәләр шаккатыргыч иде (мәсәлән, авырлык 12 кг-га артты).

McDonald’s-ны күп химик маддәләрне, канцерогеннарны кушуда гаеплиләр. Шулай ук «Макдоналдс» ширкәтен еш кына глобализациянең тискәре нәтиҗәсе буларак атыйлар.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар