Эчтәлеккә күчү

Дагстан

Мегавики проектыннан
Дагстан
авар. Дагъистан Республика
рус. Республика Дагестан
Байрак[d]Илтамга[d]
Категория для людей, похороненных здесь :Төркем:Дагстанда җирләнгәннәре[d]
Язык общения таулы яһүдләр теле[d], даргин телләре[d], Хварши теле, Ахвах теле, тат теле, Чамалин теле, Гунзиб теле, Ботлих теле, Годоберин теле, Каратин теле, Багулал теле, комык теле, лак теле, агул теле, рутул теле, цахур теле, Тиндаль теле, даргин теле, авар теле, Хванал теле, лезги теле[d], чечен теле, Гинух теле, нугай теле, Цез теле, табасаран теле, Анди теле, Törki awar tele һәм Арчин теле
Глава исполнительной власти Сергей Меликов
Официальное название рус. Республика Дагестан
Площадь
  • 50 300
Полученные награды
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Халыклар Дуслыгы ордены
Официальный язык рус теле, агул теле, авар теле, азәри теле, чечен теле, даргин теле, комык теле, лак теле, лезги теле[d], нугай теле, рутул теле, табасаран теле һәм цахур теле
Изображение
Заменил Дагстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте[d]
Местный телефонный код 872
Официальный сайт e-dag.ru [рус.]
Карта местонахождения
Часовой пояс MSD, UTC+03:00 һәм Европа/Мәскәү[d][1]
Код автомобильного номера 05
Численность населения
Административно-территориальная единица СССР һәм Россия
Государство
Краткое имя или название Дагестан
Количество подписчиков в соцсети 1357
Дата возникновения 1991
Граничит с Калмыкия, Ставрополь крае һәм Чечня
Гимн Дагстан республикасы дәүләт гимны[d] һәм Дагестан, ты отчизна святая[d]
Административный центр Махачкала
Карта
Логотип РУВИКИ.Медиа Дагстан РУВИКИ.Медиада

Дагстан Җөмһүрияте (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар. Дагъистаналъул Республика, азәри. Dağıstan Respublikası, дарг. Дагъистанес Республика, ком. Дагъыстан Республикасы, лезг. Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Россия байрагы Россия Федерациясе эчендә җөмһүрият (дәүләт), Россия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. Башкаласы — Махачкала шәһәре.

Көнъякта Азәрбайҗан белән, көнъяк-көнбатышта Гөрҗистан белән, көнбатышта Чеченстан белән, төнъякта Калмык Җөмһүрияте бедән һәм төнъяк-көнбатышта Ыстаурапол крае белән чиктәш.

Җәгърафия. Табигать

Файл:Tau kule.jpg
Дагстанда ау күле

Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.

Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.

Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.

Халык

Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятенең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагстанлы яши.

Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.

Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (православие). Берникадәр яһүдиләр бар.

Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чеченстаннан соң Әрәсәй Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.

Халык 2002 елда саны,
мең кеше
2010 елда саны,
мең кеше [3][4]
Аварлар 758,4 (29,4 %) 850,01 (29,4 %)
Даргиләр 425,5 (16,5 %) 590,38 (17,0 %)
Комыклар 365,8 (14,2 %) 431,74 (14,9 %)
Ләзгиләр 336,7 (13,1 %) 385,24 (13,3 %)
Лаклар 139,7 (5,4 %) 161,28 (5,6 %)
Әзериләр 111,7 (4,3 %) 130,9 (4,5 %)
Табасараннар 110,2 (4,3 %) 118,9 (4,1 %)
Руслар 120,9 (4,7 %) 104,02 (3,6 %)
Чеченнар 87,9 (3,4 %) 93,7 (3,2 %)
Нугайлар 36,2 (1,4 %) 40,4 (1,4 %)
Агуллар 23,3 (0,9 %) 28,1 (1 %)
Рутуллар 24,3 (0,9 %) 27,8 (1 %)
Цахурлар 8,2 9,8
Әрмәннәр 5,7 5,0
Татарлар 4,7 3,7
Яһүдләр 1,5 1,7
Украиннар 2,9 1,5
Тау яһүдләре 1,1 0,2
Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән

Дагстанда туган танылган шәхесләр

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз