Эчтәлеккә күчү

Калининград өлкәсе

Мегавики проектыннан
Русия Федерациясе субъекты
Калининград өлкәсе
Байрак Илтамга

Русия харитасында {{{TtNm}}}

Административ үзәк

Калининград

Мәйдан

77-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

15 125 км²
11,7

Халык саны

55-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

↗968 944[1] (2015)

64.06 чел. кеше/км²

ТРП

44-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

195,1 млрд. сум (2010)

204 мең сум

Федераль бүлге

Төньяк-Көнбатыш федераль округ

Икътисади район

Калининград икътисади районы

Губернатор

Антон Алиханов (в.б)
РФ субъекты коды 39
ISO 3166-2 коды RU-KGD

ГАТОБК коды

27

Калинингра́д өлкәсе́ ( 1946 елның 7 апреленнән алып 4 июленә кадәр — Көнигсберг өлкәсе) – Россия Федерациясенең Үзәк Европа өлеше субъекты.

Калининград өлкәсе Россиянең аның башка территориясеннән тулысынча аерылган иң көнбатыш төбәге булып тора. Өлкәдә 941,8 мең кеше яши, шул исәптән шәһәрләр халкы аларның 80 процентын тәшкил итә. Өлкә үзәге – Калининград (Көнигсберг) шәһәрендә 421,1 мең кеше яши. 1996 елда Калининград өлкәсенә аерым икътисади зона статусы бирелде. Өлкә икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә.

География

Калининград өлкәсе Балтыйк диңгезе көньяк-көнчыгыш яр буеның бер өлешен били. Көньякта Польша белән чиктәш. Рельеф — бераз күтәрелгән түбәнлек, көньяк-көнчыгышта Балтыйк тезмәсе бар. Яр буе комлы пляжлардан гыйбарәт. Төньякта Калининград өлкәсе территориясенең бер өлеше диңгез дәрәҗәсеннән түбәнрәк ята.

Файдалы казылмаларда таш тоз, көрән күмер, балчык, төзелеш комнары, нефть, торф бар.

Климат — диңгез климаты белән уртача континенталь арасында. Гыйнварның уртача температурасы —3°…—5°С, июльнеке 15…17°. Еллык явым төшмнәр саны 700 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 155—180 көн. Территориясенең 12% эчке сулар алып тора.

Эре елгалар: Неман вә Преголя. Йөздән артык күл бар. Өлкә территориясенең 7% баткаклы. Туфраклары көлсу һәм кәсле-көлсу.

Халык

Торак пунктлар

Калининград ↗448 548[2]
Совеск ↘41 630[2]
Черняховск ↘37 948[2]
Балтийск ↗32 922[2]
Гусев ↘28 508[2]
Светлый ↗21 790[2]
Гурьевск ↗13 628[2]
Зеленоградск ↗13 592[2]


Гвардейск ↘13 514[2]
Пионерский ↘11 633[2]
Светлогорск ↗11 522[2]
Неман ↘11 492[2]
Мамоново ↗8105[2]
Полесск ↘7291[2]
Багратионовск ↘6229[2]
Янтарный ↘5550[2]


Административ бүленеш

Шәһәр округләре

№ Шәһәр округы Мәйдан, км² Халык саны, кеше
I Гурьев 1 363 ↗56 854[2]
II Гусев 643 ↗37 616[2]
III Калининград 225 ↗448 548[2]
IV Ладушкин 28 ↗4033[2]
V Мамоново 100 ↗8307[2]
VI Пионерский ↘11 633[2]
VII Светлый 80 ↗28 563[2]
VIII Советск ↘41 630[2]
IX Янтарный 16 ↘6464[2]
3 Гвардейск 783 ↘29 465[2]
8 Озёрск 871
  1. Н/Д[3]

Районнар

№ Район Үзәк Мәйдан, км² Халык саны, кеше
1 Багратионовск район Багратионовск ш. 1 146 ↘34 097[2]
2 Балтийск районы Балтийск ш. 101 ↗36 279[2]
4 Зеленоград районы Зеленоградск ш. 2 016 ↗33 195[2]
5 Краснознаменск районы Краснознаменск ш. 1 280 ↘12 441[2]
6 Неман районы Неман ш. 699 ↘19 884[2]
7 Нестеров районы Нестеров ш. 1 062 ↘15 756[2]
9 Полесск районы Полесск ш. 833 ↘18 988[2]
10 Правдинск районы Правдинск ш. 1 300 ↘19 357[2]
11 Светлогорск районы Светлогорск ш. 33 ↗15 629[2]
12 Славск районы Славск ш. 1 349 ↘20 441[2]
13 Черняхов скрайоны Черняховск ш. 1 286 ↘49 232[2]

Икътисад

Балык, машина төзелеше, ягулык, целлюлоза-кәгазь, азык-төлек тармаклары сәнәгатьнең төп тармаклары булып тора. Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең күпчелеге Калининградта тупланган, алар суднолар, вагоннар, краннар, яктылык техникасы җиһазлары, катлаулы технология җиһазлары эшләп чыгара. Күрше дәүләтләр, Польша, Алмания һәм Литва төп тышкы сәүдә партнерлары булып тора.[4]

Туризм

Искәрмәләр