Җигүле
| шәһәр (1952 елдан) | |||||
| Җигүле | |||||
|---|---|---|---|---|---|
| | |||||
|
|||||
| 53°24′00″ с. ш. 49°30′00″ в. д.GЯO | |||||
| Ил | |||||
| Шәһәр округы | Җигүле | ||||
| Башлык | Федотов, Сергей Николаевич[d][1] | ||||
| Тарих һәм география | |||||
| Нигез салына | 1949 | ||||
| Беренче телгә алыну | 1949 | ||||
| Мәйдан | 60,7 км² | ||||
| Мәркәз биеклеге | 70 м | ||||
| Сәгать кушагы | UTC+04:00 | ||||
| Халык саны | |||||
| Халык саны | 55 560 кеше | ||||
| Санлы идентификатор | |||||
| Телефон коды | +7 84862 | ||||
| Почта индекслары | 445350 | ||||
| Автомобиль коды | 63, 163 | ||||
|
|
|||||
| zhigulevsk.org | |||||
|
|
|||||
Җигүле (рус. Жигулёвск) — Россиянең Самар өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр.
Халык саны — 55 560 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 60 298 кеше.[3]
География
Җигүле Идел елгасы янында, Самардан 92 километр көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлының Жигулёвск станциясе. Шәһәр аша М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе) автоюлы бара.
Исемнең килеп чыгышы
Шәһәр исеме «Җигүле таулары» калкулыгыннан килеп чыккан.
Тарих
XVII гасырда хәзерге шәһәр урынында Маркуаш, Отважное авыллар урнашканнар.
1942 елда Яблоневый Овраг авылы (хәзер шәһәр эчендә урнаша) тирәсендә нефть табыла. 1940-елларда Отважный нефтьчеләр бистәсе төзелә, 1949 елда ул күршедәге авыллары белән берләштерелә һәм аңа Жигулёвск исеме кушыла; 1952 елда Җигүлегә шәһәр статусы бирелә.
Шәһәрнең алдагы үсеше Җигүле ГЭСы төзелеше (1950—1957 еллар) белән бәйле.
Халык
| 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[3] |
|---|---|---|---|---|---|
| 46 117 | 52 130 | 46 157 | 44 801 | 48 770 | 55 560 |
Милли состав
| Милләт | 2002[9] | 2010[10] |
|---|---|---|
| руслар | 89,6% | 90,1% |
| татарлар | 1,6% | 1,7% |
| украиннар | 2,1% | 1,6% |
| мордва | 1,7% | 1,3% |
Икътисад
Җигүле ГЭСы. Нефть чыгару, төзү материалларны ясау, "Энергореммаш" заводы, радио заводы, агач эшкәртү комбинаты, леспромхозлар, нәфис әйберләре фабрикасы.
Шәхесләр
- Татьяна Воропаева (1954), Зәй районы башлыгы (2009―2014), ТР Дәүләт шурасы дептаты (2014―2019), ТР атказанган укытучысы (2003).
Галерея
-
Җигүле ГЭСы.
Искәрмәләр
- ↑ рәсми веб-сайт
- ↑ ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ 3,0 3,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-02-25
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-11-18
- ↑ Национальный+состав+населения+Самарской области 2010, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2013-11-18
