Эчтәлеккә күчү

Елхау районы

Мегавики проектыннан
Район
Елхау районы
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
53°52′00″ с. ш. 50°17′00″ в. д.GЯO
Статус Район
Өлкә Самар өлкәсе
Административ үзәк Елхау
Нигезләү датасы 1928
Район башлыгы Дементьев Вячеслав Николай улы[1]
Халык саны  (2010) 10 045 кеше
Мәйдан
  • 1201
Автомобиль номерлар коды 63, 163

Елхау районы (рус. Елховский район) — Самар өлкәсенең төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район.

Үзәге — Елхау авылы.

География

Чиктәшлек

Як Район
Төньяк Кошки районы
Көнчыгыш Сергиевск районы
Көньяк Красный Яр районы
Көнбатыш Сембер өлкәсе (Яңа Малыклы районы, Мәләкәс районы)

Төп елгалар — Кондырча, Олы Әүрәл.

Тарих

1928 елга кадәр район җирләре Самар губернасының Ставрополь һәм Самар өязләренә кергәннәр иде. Район 1928 елның 16 июлендә Урта Идел өлкәсенең Самар округы составында төзелә.

1962 елда район бетерелә, аның территориясе Шонталы районы составына кертелә. 1992 елда район төзәтелә.

Халык

1959[2] 2002[3] 2010[4]
26 092 10 187 10 046

Милли состав

Милләт 2002[5] 2010[6]
руслар 69,8% 72,2%
татарлар 14,2% 13,1%
чуашлар 9,9% 9,3%
мордва 2,0% 1,7%
украиннар 1,1% 0,9%

Административ бүленеш

  1. Елхау авыл җирлеге
  2. Берёзовка авыл җирлеге
  3. Красные Дома авыл җирлеге
  4. Красное Поселение авыл җирлеге
  5. Никитинка авыл җирлеге
  6. Коры Әүрәл авыл җирлеге
  7. Тупли авыл җирлеге

Искәрмәләр