Эчтәлеккә күчү

Яңа ел (җыр)

Мегавики проектыннан
«Яңа ел»
Җыр
Язылган 1999 ел
Көй авторы Алексей Рыжов

Яңа ел (җыр) – (рус. Новогодняя (песня)), Совет һәм Россия музыкаль төркеме – Дискотека Авария башкаруында популяр Яңа ел җыры. 1999 елда языла.[1]

Тарих

Дискотека Авария музыкаль төркеме Иваново шәһәреннән булган Алексей Рыжов һәм Николай Тимофеев тарафыннан 1988 елда төзелә. 1991 елга төркем коллективына Олег Жуков, 1997 елда Алексей Серов килә. Хәзерге көндә нәкъ менә төркемнең шушы составы «алтын» состав булып санала.

Квартет Иваново шәһәрендә билгеле бер популярлык ала, үзенең дебют альбомын чыгара, әмма ул вакытта Россиядә билгеле төркем булмый.

1999 елда Рыжов һәм Тимофеев «Союз» тавыш яздыру студиясенә баралар һәм продюсерларга төркемнең берничә композициясен тәкъдим итәләр. Студия аларның җырларын популяр музыка җыентыкларына кертә, шуннан соң төркем турында бөтен Россия белеп ала.

Соңрак музыкантлар үзләренең икенче альбомын – «Марафон» (1999) чыгара, бу җыентыкка «Яңа ел» җыры да кертелә.[2]

Музыкантлар «Яңа ел» җырын үзләренең туган шәһәрләрендә уза торган дискотекаларда башкаралар. «Марафон» альбомын эшләгәндә алар композицияне үзгәртергә карар кылалар, нәкъ менә шул вакытта Алексей Рыжов хәзер легендар булган кушымтаны уйлап таба:

«Новый Год к нам мчится, скоро все случится.
Сбудется что снится, что опять нас обманут, ничего не дадут.
Ждать уже недолго, скоро будет ёлка.
Только мало толка если Дед Морозу песню дети не запоют».[3]

Рыжов җырның көй авторы да була.[4]

Җырның премьерасы радиостанцияләр эфирында 1999 ел ахырында яңгырый. Соңрак җырга клип төшерелә. 1999 елда җыр популяр булмый, ул тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итми. Бары тик 2000 елның җәендә иң популяр җырга әверелә. Бу вакытта төркем Одесса шәһәрендә гастрольләрдә була һәм тамашачылар төркемнән «Яңа ел» җырын башкаруны сорыйлар.

2000 елның 31 декабренә җыр абсолют хитка әйләнә һәм күпчелек рус телле радиостанцияләрдә һәм телевидениедә яңгырый. Бу җыр белән төркем Россиядә киң популярлык казана.

«Дискотека Авария» төркеме күп бүләкләргә һәм премияләргә ия була. Бу уңышларда «Яңа ел» җыры да зур роль уйный. Хәзерге вакытта да тыңлаучылар төркемне нәкъ менә шушы җыр белән искә ала.

Видеоклипларда Кыш бабай ролен Олег Жуков башкара[5], ул 2002 елда онкология авыруы нәтиҗәсендә вафат була.[1]

Вакыт узу белән төркемнең составы үзгәрә. Соңгы елларда төркемдә «Яңа ел» җырын Анна Хохлова башкара.

YouTubeта җырның рәсми видеоклибын 2,4 миллионнан артык тамашачы карый, клип бу хостингта 1999 елда урнаштырыла.[6]

«Яңа ел» җыры дәртле бию ритмнарына ия, шул ук вакытта җыр үзе гади һәм җиңел истә кала . Тамашачылар җырны ишеткәч, шунда ук төркемгә ияреп җырлый һәм бии.[7] Бу әсәр тыңлаучыларда һәм тамашачыларда менә-менә булачак могҗиза хисе тудыра.[1]

Искәрмәләр


Бу мәкаләнең тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе РУВИКИ проектының рус бүлегендәге «Новогодняя (песня)» мәкаләсе нигезендә ясалды.


Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.