Ык (Чулман кушылдыгы)
Күренеш
| Ык | |
|---|---|
| башк. Ыҡ | |
| | |
| Тавсирлама | |
| Озынлык | 571 км |
| Бассейн | 18 000 км² |
| Су агымы | |
| Су башы | |
| • Географик координаталар | 53°57′38″ с. ш. 54°06′11″ в. д.GЯO |
| Тамак | Түбән Кама сусаклагычы |
| • Географик координаталар | 55°42′08″ с. ш. 53°22′59″ в. д.GЯO |
| ГВРдагы коды | 10010101312111100027667[1] |
| ГКГНдагы номеры | 0190489 |
| Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар | |
Ык елгасы (лат. тат. Iq, баш. Ыҡ, рус. Ик) — Чулманның сул кушылдыгы.
Башкортстан Республикасында башлана, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгын кисеп үтә, елга тамагы Минзәлә районының Бикбау авылыннан көнчыгыштарак. Озынлыгы 436 км (Татарстанда 120 км), бассейнының мәйданы 14990 км². Төп кушылдыклары Татарстан территориясендә: Югары Кандыз, Кандыз, Димескәй, Томбарлы, Баулы, Эстәрле, Мәллә елгалары. Су чыгымы күләме Нагайбәк авылы (Башкортстан) янында 3610 м³/с (1947), суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 700—1000 мг/л дан 6000 мг/л га кадәр. Су агышы үзгәртелгән. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.