Мәллә
Күренеш
| Мәллә | |
|---|---|
| Тавсирлама | |
| Озынлык | 71,66 км |
| Бассейн | 1018,1 км² |
| Су чыгымы күләме | 1,055 м³/с (Михайловка (Мөслим районы)) |
| Су агымы | |
| Су башы | |
| • Географик координаталар | 54°51′33″ с. ш. 52°51′29″ в. д.GЯO |
| Тамак | Ык |
| • Урнашкан | Мәллә-Тамак |
| • Географик координаталар | 55°19′32″ с. ш. 53°06′51″ в. д.GЯO |
| ГВРдагы коды | 10010101312111100028633[1] |
| ГКГНдагы номеры | 0190496 |
Мәллә елгасы, Көнчыгыш Кама аръягында, Ык елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 71,66 км, бассейнының мәйданы 1018,1 км². Елганың башы Азнакай районы Мәлбагыш авылыннан 5 км көньяк-көнчыгыштарак, берникадәр өлеше Сарман районы территориясенә керә, тамагы Мөслим районы Мәллә-Тамак авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы — 70 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.
Мәлләнең 0,6–19,1 км озынлыктагы 29 кушылдыгы бар. Шулар арасында аеруча зурлары: Нөгеш (7,7 км), Буралы (9,8 км), Карамалы (13 км), Рангазар (11,6 км), Кәүҗияк (19,1 км) — сул; Кәкре елга (14,9 км) — уң кушылдыклар.
Чыганаклар
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.