Төньяк Мариан утраулары
|
Байрак
| |
| Башкала | Капитолийский холм |
|---|---|
| Халык саны | 47 329 (2020, Җанисәп) |
| Нигезләнгән | 1898 |
| Сәгать кушагы | UTC+10:00, Чаморро вакыт зонасы |
| Рәсми тел | инглиз теле |
| География | |
| Мәйдан | 464.0 км² |
| Координатлар | 16.705°N 145.78°E |
| US-MP | |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | АКШ доллары |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Телефон коды | +1670 |
| ISO 3166-1 коды | MP[1][2] |
| Интернет домены | .mp |
Төньяк Мариан утраулары (ингл. Northern Mariana Islands), Төньяк Мариан утраулары дуслыгы (чаморро Sankattan Siha Na Islas Mariånas) — АКШ составына кергән административ берәмлек. Халәте — АКШ белән ирекле ассоциацияләнгән кушылмаган территория (organized unincorporated territory). Тын океанның көнбатыш өлешендә, Мариан утраулары архипелагында урнаша.
Мәйданы — 477 км². Административ үзәге — Сайпан. Берәмлеккә барлыгы 14 утрау керә, алар арасында иң зурлары — Сайпан, Тиниан, Рота.
Халык саны — 86 мең кеше. Этник состав: күбесенчә филиппиннар, кытайлар һәм чаморро.
Рәсми тел — инглиз теле.
Диннәр
Төньяк Мариан утрауларында чиркәү дәүләттән аерылган, 2010 елга Пью тикшеренү үзәгенең хисабы буенча, халыкның күп өлеше христианнар: католиклар 64,1 %, протестантлар 16 %. Христиан булмаган диннәрдән Буддачылар 10,6 %, җирле диннәр тарафдарлары 5,3 %, Һинд дине, Ислам дине, Яһүд дине һәрберсе 1 % тан кимрәк [3].
Искәрмәләр
- ↑ Gazetteer; дата проверки: 7 декабрь 2022; OBO Gazetteer ID: 00007109.
- ↑ https://www.iso.org/obp/ui#iso:code:3166:MP; дата проверки: 7 декабрь 2022.
- ↑ Religions in Northern Mariana Islands – PEW-GRF. GlobalReligiousFutures.org.