Палау
Күренеш
|
Байрак
| |
| Шигарь | Pristime Paradise Palau |
|---|---|
| Башкала | Нгерулмуд |
| Халык саны | 21 729 (2017, бәя) |
| Нигезләнгән | 1994 |
| Сәгать кушагы | UTC+09:00 |
| Кардәш шәһәрләр | Ми (префектура), Хёго (префектура) һәм Ниссин |
| Рәсми тел | инглиз теле, палау теле, япон теле |
| География | |
| Мәйдан | 465.550362 км² |
| Координатлар | 7.46667°N 134.55°E |
| Дәүләт башлыгы | Сурангель Уиппс |
| Хөкүмәт башлыгы | Сурангель Уиппс |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | АКШ доллары |
| КПҮИ | 0.767 (2021)[1] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | уң[2] |
| Телефон коды | +680 |
| ISO 3166-1 коды | PW |
| ХОК коды | PLW |
| Интернет домены | .pw |
Палау Җөмһүрияте (Белау) — Тын океанның Филипин диңгезендә урнашкан утрау-дәүләт. 328 утраудан тора, мәйданы 458 км², иң зур утравы — Бабелтуап.
Башкаласы — Бабелтуап утравындагы Нгерулмуд шәһәре (391 кеше).
Халык
200 утраудан 8ендә кешеләр яши. Аларның гомуми саны — 20,9 мең кеше (2010).
Милли состав: палаулылар 69,9 %, филипинлылар 15,3 %, кытайлар 4,9 %, башка азиатлар 2,4 %, аклар 1,9 %, каролинлылар 1,4 %, башка микронезиялеләр 1,1 %, калганнары 3,2 % (2000).
Телләр
Палау (рәсми) 64,7 %, филипин телләре 13,5 %, инглиз 9,4 %, кытай 5,7 %, һ.б. (2000).
Диннәр
Католик (41,6%), протестант, җирле (10%) һ. б. диннәр тарафдарлары яши.
Табигать
Палау тропик климат зонасында кечкенә атолларда урнашкан ил. Җәнлекләрдән вак кимерүчеләр, кәлтәләр, кошлар, бөҗәкләр бар.
Сылтамалар
- Палау хөкүмәтенең рәсми сайты [ингл.]
- Палау парламентының рәсми сайты 2007 елның 9 июнь көнендә архивланган. [ингл.]
- «Кругосвет» энциклопедиясе [рус.]
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.