Татарстан Республикасының Атказанган табибы
| Татарстан Республикасының Атказанган табибы | |
|---|---|
|
|
|
| Ил |
|
| Регион | Татарстан Республикасы |
| Төре | Татарстан Республикасының мактаулы исеме[d] |
| Статистика | |
| Гамәлгә кертелә | 1940 |
Татарстан Республикасының атказанган табибы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1940 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 950 кеше (1997).[1]
Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан табиблык участокларының, амбулаторияләрнең, поликлиникаларның, бала тудыру йортларының, хастаханәләрнең, башка дәвалау-профилактика, санитария-профилактика, шифаханә-курорт учреждениеләренең, халыкның сәламәтлеген саклау, социаль яклау буенча башка учреждениеләрнең, фәнни-тикшеренү институтларының, уку йортларының, сәламәтлек саклау һәм санитария-эпидемиология күзәтчелеге органнарының белгечлеге буенча кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ табибларына халыкның сәламәтлеген саклаудагы, дәвалау-профилактика ярдәмен медицина фәне һәм техникасының заманча казанышларын практикада кулланып оештырудагы, медицина кадрлары әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]