Эчтәлеккә күчү

Татарстан Республикасының Атказанган химигы

Мегавики проектыннан
Татарстан Республикасының Атказанган химигы
Изображение награды
Ил Татарстан байрагы
Регион Татарстан Республикасы
Төре Татарстан Республикасының мактаулы исеме[d]
Статистика
Гамәлгә кертелә 1983

Татарстан Республикасының атказанган химигы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1983 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 268 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан химия, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләрендә, берләшмәләрендә, фәнни-тикшеренү, технологик, проект-конструкторлык һәм башка оешмаларында, сәнәгатьнең башка тармакларының шундый профильдәге предприятиеләрендә, оешмаларында, тиешле профильдәге уку йортларында кимендә 10 ел эшләүче һәм химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү сәнәгатенең фәнни-техник алгарышына, химия, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү производстволарын булдыруга һәм үстерүгә, кадрлар әзерләүгә мөһим өлеш керткән югары профессиональ эшчеләргә, осталарга, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләргә производство бурычларын үтәүдәге, продукциянең сыйфатын яхшыртудагы һәм үзкыйммәтен киметүдәге, техниканы һәм технологияне камилләштерүдәге, продукциянең яңа төрләрен булдырудагы һәм үзләштерүдәге, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм җитештерү нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Искәрмәләр