Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре
| Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре | |
|---|---|
|
|
|
| Ил |
|
| Регион | Татарстан Республикасы |
| Төре | Татарстан Республикасының мактаулы исеме[d] |
| Статистика | |
| Гамәлгә кертелә | 1965 |
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1965 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 1579 кеше (1997).[1]
Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан мәдәният өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче һәм аны үстерүдә зур казанышларга ия булган, мәдәният учреждениеләренең, оешмаларының һәм органнарының, мәдәни-агарту учреждениеләренең, кинематографиянең, телевидение һәм радиотапшыруларның, матбугатның, нәшриятның, полиграфия сәнәгатенең һәм китап сәүдәсенең, туристлык-экскурсия оешмаларының һәм учреждениеләренең югары квалификацияле хезмәткәрләренә, мәдәният һәм сәнгать уку йортлары хезмәткәрләренә, үзешчән иҗатта катнашучыларга һәм мәдәният оешмалары, учреждениеләре һәм органнары эшендә җәмәгатьчелек башлангычларында катнашучы затларга бирелә.[2]