Сәләх Низамов
| Сәләх Низамов | |
|---|---|
| Тулы исеме | Сәләх Низам улы Низамов |
| Туган көне | 1905 |
| Туган җире | Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Теләче районы) Шәдке авылы |
| Вафат көне | 1975 |
| Вафат булган җире | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | дәүләт эшлеклесе |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Милләт | татар |
| Сәләх Низамов | |
|---|---|
| вазифада 1952 ел – 1959 ел | |
| Аңа кадәр | Гали Динмөхәммәтов |
| Дәвамчысы | Камил Фасиев |
| Туган | 1905 |
| Үлгән | 1975 |
| Сугышлар/бәрелешләр | |
Сәләх Низамов (Сәләх Низам улы Низамов) – Татарстанның совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан АССР Югары шурасы президиумы рәисе (1952-1959).
Тәрҗемәи хәле
1905 елда Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге ТР Теләче районы) Шәдке авылында туган. Казанда Татар югары коммунистчыл авыл хуҗалыгы мәктәбен (1937) тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышы
1941-1946 елларда фронтта батальон командирының сәяси бүлек буенча урынбасары була. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Хезмәт юлы
Туган авылында кулак хуҗалыкларында батрак булып эшләгән. 1925 елда Иваново өлкәсенә торф чыгару эшенә китә, Иваново шәһәрендә туку фабригында эшли. 1928 елда ТАССРга кайта, туган ягы Шәдкедә авыл советы сәркатибе була.
- 1928-1931 Шәдке уку йорты мөдире, авыл советы сәркатибе.
- 1931-1935 ВКП(б) Балык Бистәсе райкомында сәркатиб ярдәмчесе, эш башкаручысы.
- 1937-1938 ВКП(б) Беренче май райкомы инструкторы.
- 1938-1941 Казанның ВКП(б) Сталин райкомында фирка кабинеты мөдире, пропаганда һәм агитлау бүлеге мөдире, сәркатиб.
- 1946 елдан Казанның ВКП(б) Дзержинский райкомында: 1946 сәратиб, 1950 икенче сәркатиб, 1950-1952 беренче сәркатиб
- 1952-1959 ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе.
Иҗтимагый эшчәнлеге
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Кызыл Йолдыз ордены
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Сылтамалар
ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 1905 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казан губернасында туганнар
- 1975 елда вафат булганнар
- Казанда вафатлар
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Россия империясе сәясәтчеләре
- ССРБ сәясәтчеләре
- Теләче районында туганнар
- Сәясәтчеләр
- Татарстан сәясәтчеләре
- Татар сәясәтчеләре
- Татарстан парламенты җитәкчеләре