Камил Фасиев
| Камил Фасиев | |
|---|---|
| Файл:Камил Фасиев.jpg | |
| Тулы исеме | Камил Фатих улы Фасиев |
| Туган көне | 10 май 1919 (107 яшь) |
| Туган җире | Бөгелмә өязе, Тимәш |
| Вафат көне | 2 апрель 2005 (85 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Эшчәнлеге | дәүләт эшлеклесе, философ |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Гыйльми дәрәҗәсе | фәлсәфә фәннәре докторы[d] |
| Милләт | татар |
| Камил Фасиев | |
|---|---|
| вазифада 1959 ел – 1960 ел | |
| Аңа кадәр | Сәләх Низамов |
| Дәвамчысы | Салих Батыев |
| Туган | 10 май 1919 |
| Үлгән | 2 апрель 2005 (85 яшь) |
| Белем | |
Камил Фасиев – Татарстанның күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, галим. Философия фәннәре докторы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Фасиев Камил Фатих улы 1919 елның 10 маенда ТАССРның Лениногорски районы Тимәш авылында туа, татар, Бөгелмә педагогия училищесын (1936), БКП(б) ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү ш., 1944), КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1953) тәмамлый.
Ике "Почет билгесе" ордены, медальләр белән бүләкләнгән.
Җәмәгатьчелек дәүләт эшлеклесе Камил Фасиевны татар теле өчен көрәшче буларак хәтерли. 1958 елның маенда Фасиев тырышлыгы белән Татарстан коммунистларының өлкә комитеты "Татар мәктәпләре эшенең торышы һәм аны яхшырту" дигән карар кабул итә, анда татар телендә укытуны киңәйтү, сыйфатын яхшырту карала, берүк вакытта татар мәктәпләренә рус телен кертү алга сөрелә.[1]
Хезмәт юлы
- 1936-1939 елларда – Татарстан АССР Шөгер районының 36, 39 номерлы урта мәктәпләрендә укытучы;
- 1939-1940 елларда – ВЛКСМның Татарстан АССР Шөгер райкомы секретаре;
- 1940-1941 елларда – ВКП(б) ҮК каршындагы Югары партия мәктәбе тыңлаучысы, Мәскәү ш.;
- 1941-1942 елларда – БКП(б)ның Татарстан АССР Яңа Писмән райкомы пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире;
- 1942-1942 елларда – Татарстан АССР Иске Писмән МТСы политбүлеге рәисе
- 1942-1943 елларда – БКП(б)ның Татарстан АССР Яңа Писмән райкомы парткабинеты һәм Пропаганда һәм агитация бүлеге җитәкчесе;
- 1943-1944 елларда – БКП(б) ҮК каршындагы Югары партия мәктәбе тыңлаучысы, Мәскәү ш.;
- 1944-1950 елларда – БКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге лекторы, лекторлар төркеме җитәкчесе, бүлек башлыгы урынбасары, Казан ш.;
- 1950-1953 елларда – КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе аспиранты, Мәскәү ш.;
- 1953-1957 елларда – КПСС Татарстан өлкә комитеты фән һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе, Казан ш.;
- 1957-1959 елларда – КПСС Татарстан өлкә комитеты секретаре, Казан ш.;
- 1959-1960 елларда – Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Рәисе, Казан ш.;
- 1960-1963 елларда – СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр, директор, Казан ш.;
- 1963-1968 елларда – В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының фәлсәфә һәм фәнни коммунизм кафедрасы доценты, Казан ш.;
- 1979-1984 елларда – В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты профессоры, Казан ш.;
- 1984 елдан – В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты профессор-консультанты, Казан ш.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Фасиев Камил Фатих улы (1919-2005) 2020 елның 10 август көнендә архивланган.
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 10 май көнне туганнар
- 1919 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Лениногорск районында туганнар
- 2 апрель көнне вафат булганнар
- Казанда вафатлар
- Югары фирка мәктәбен тәмамлаучылар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Әлифба буенча галимнәр
- Бөгелмә өязендә туганнар
- Татарстан парламенты җитәкчеләре
- Фәлсәфә фәннәре докторлары
- Татар галимнәре
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Бөгелмә педагогика көллиятен тәмамлаучылар